Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәхмәт, әнкәй!

Ташлы-Елга авылында яшәүче, 35 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рауза Гадиевага багышлана. Кайчак кояш саран елмайса да, Куркыта алмас салкын һич кенә: Көзләр, кышлар буе җылытучы Кояш бар ла өйнең эчендә! Бер-бер артлы узган еллар сафы Чалартса да синең чәчеңне. Сөбханалла, күзләреңә карап, Беркем бирмәс сиксән яшеңне. Ул күзләрдә...

Ташлы-Елга авылында яшәүче, 35 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рауза Гадиевага багышлана.

Кайчак кояш саран елмайса да,

Куркыта алмас салкын һич кенә:

Көзләр, кышлар буе җылытучы

Кояш бар ла өйнең эчендә!

Бер-бер артлы узган еллар сафы

Чалартса да синең чәчеңне.

Сөбханалла, күзләреңә карап,

Беркем бирмәс сиксән яшеңне.

Ул күзләрдә күңел юмартлыгы,

Чагыла аннан сүнмәс яктылык.

Ул күзләрдә тормыш зирәклеге,

Үлчәүләргә салмас сабырлык!

Җылы сүзең, алтын киңәшләрең

Һәрберебез өчен кадерле.

Сокланабыз: ничек шулай сабыр

Була алдың шушы кадерле!

Елларның бит үзәк өзгечләре

Читтә калдырмаган сине дә,

Яшьлегеңдә - сугыш, югалтулар...

Барысына да ничек түздең лә!

Санап китсәң, матур сыйфатларны

Өлешеңә Ходай күп биргән,

Шулар арасында зыялылык

Сине югарыга күтәргән.

Белем генә түгел, балаларга

Өләштең син күңел җылыңны:

Очкын күзле почык борыннарың

Тойды йөрәк кайнарлыгыңны.

Кулларданмы ризык татлылыгы,

Әнкәй аның тиңсез остасы -

"Тәмнүшкә"ләр ашыйм әле, дисәң,

Кем әйтмешли, телең йотасы!

Еллар узган саен, безнең өчен

Арта бара, әнкәй, кадерең.

Шул хөрмәткә җырлар бүләк итик,

Теләп тагын күп ел гомерең.

Синең тормыш - безгә якты маяк,

Матур үрнәк һәрбер адымың.

Сәламәт бул, әнкәй, хәсрәт түгел

Игелеген күр балаларыңның!

Зөлфә ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Киров өлкәсе, Урта Шөн авылы

фото: http://www.kss.dimis.ru/forum/viewtopic.php?p=71780&sid=ae0285b12e1f021424b1e1e8337e0194

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X