Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Авылым, мин сине яратам (шигырь)

Искә төшә минем сабый чагым Инеш буйларында йөргәндә. Болындагы матур чәчәкләрдән Кабат такыялар үргәндә. Һич куркытмый алда кинәт килгән Кар-бураның, җилең, давылың. Кайларда йөрсәмдә мин, сагынып, Сиңа кайтам, туган авылым. Яланаяк йөргән сабый чагым Калды инде ерак үткәндә. Җәелеп ага синең суларың Яз көнендә бозлар киткәндә. Су буенда үсә бөдрә...

Искә төшә минем сабый чагым

Инеш буйларында йөргәндә.

Болындагы матур чәчәкләрдән

Кабат такыялар үргәндә.

Һич куркытмый алда кинәт килгән

Кар-бураның, җилең, давылың.

Кайларда йөрсәмдә мин, сагынып,

Сиңа кайтам, туган авылым.

Яланаяк йөргән сабый чагым

Калды инде ерак үткәндә.

Җәелеп ага синең суларың

Яз көнендә бозлар киткәндә.

Су буенда үсә бөдрә таллар,

Чишмәләрдән бетмәс көч алып.

Тәвәккәлләп, читкә очып киттек,

Киләчәккә кыю юл ярып.

Чәчләремнән минем назлый-назлый

Алсу булып ата синдә таң.

Кайларда йөрсәм дә сиңа кайтам,

Авылым, мин сине яратам.

Мәгъмүрә МӘРДАНОВА, Кукмара

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1Ldmtxb213MXA5MlgzVkZCQ0dkc01UWEV4cEhsVFBTMmZ0MUxWb0E5VVJBV1FsaTF6QlA3SmR2V01FemFXVkswWVJtS05vcjRHTzlmQUxza21OZlFXdzNNbTFFU2R2ZXlWMWVnZEFlQ3JKa0puRzlNNGZaSFprZWd3WWh0RUJJbWdFNmx3&b64e=2&sign=ddd184ab035a6eb8ccb30aa93ab39344&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk