Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ак болытлар (шигърият)

Зәңгәр күктә ак болытлар ага, Ак болытлар, кая агасыз? Исем китеп, сезгә карап торам. Агарга көч кайдан аласыз? Ак болытлар ап-ак мамык кебек, Ләкин алар мамык түгелләр. Зәңгәр күктә аккан ак болыттай, Үтеп бара безнең гомерләр. Ак болытлар, сезгә барыберме Аксагыз да кайсы якларга? Ә менә мин кайларда йөрсәм дә,...

Зәңгәр күктә ак болытлар ага,

Ак болытлар, кая агасыз?

Исем китеп, сезгә карап торам.

Агарга көч кайдан аласыз?

Ак болытлар ап-ак мамык кебек,

Ләкин алар мамык түгелләр.

Зәңгәр күктә аккан ак болыттай,

Үтеп бара безнең гомерләр.

Ак болытлар, сезгә барыберме

Аксагыз да кайсы якларга?

Ә менә мин кайларда йөрсәм дә,

Күңел һаман туган якларда.

Ак болытлар, сезнең белән барып,

Калыйм микән туган ягымда?

Күңелемә аклык иңә сыман,

Кайтып килсәм туган ягыма.

Барып булмый инде, ак болытлар,

Юлыгызны дәвам итегез.

Туган якка йөрәгемнән чыккан

Сәламемне генә илтегез.

Ак болытлар, барыр җирегезгә

Язсын имин барып җитәргә.

Ак болыттай ап-ак күңел белән

Насыйп булсын гомер итәргә.

Рузалия САДРИЕВА, Өркеш авылы

фото: http://freeyaho.ru/860-sky-amp-amp-clouds-nebo-i-o.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X