Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар

    • 19 август 2016 - 06:42
      Күркәүч театры коллективын котлыйбыз!
      Кәркәүч мәдәният йортында эшләп килүче театр коллективына халык театры исеме бирелде. Җитәкчесе Гафан Насыров. Котлыйбыз!
    • 8 август 2016 - 12:44
      10 августта Кукмарада "Кичке уен" була
      Кукмарада "Кичке уен"нар дәвам итә. 10 августта, кичке сәгать сигездә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда әлеге күңелле чараны Село Чура, Ядегәр һәм Янил авыл җирлекләренең үзешчәннәре оештырачак. Программада күңелле концерт, җыр-биюләр бар. Рәхим итегез!
    • 4 август 2016 - 10:46
      Татар Толлысы авылында бәйрәм күңелле узды
      Татар Толлысы мәдәният йортында "Безнең дус гаилә" дигән әдәби-музыкаль кичә һәм "Урам бәйрәме" үтте. Авыл халкы уеннарда катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте, дип яза "Наш Кукмор" төркеме.
    • 18 июль 2016 - 15:00
      Ядегәрдә “Кичке уен” узган
      Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-биюләрен искә алу, халыкны сәнгатькә, иҗатка тарту максатыннан, Ядегәр мәдәният йорты каршында "Кичке уен" үткәрелде, дип хәбәр итә vk.com/kukmortatarstan. Чарада катнашкан hәрбер кунак казанда пешкән боткадан, күмер самовары чәеннән hәм коймактан авыз итте.
    • 13 июнь 2016 - 08:49
      Җырның ертыгы юк
      Күптән түгел шаулап узган "Җыр белән хезмәтне бәйләп" фестивале Фирдүс Тямаев һәм Радик Юльякшин концертларына гына йөрергә күнеккән район тамашачысын бераз "юлдан яздырып" җибәрде бугай. Көне буе эшләп кайткан халык, кичке сменага баргандай, берничә атна буе район Мәдәният йортына җыелды. Сүземне балалар бакчасы, уку йортларыннан башлыйм әле. Урак өсте -...
    • 2 июнь 2016 - 10:16
      Иртәгә Янил Сабан туенда популяр җырчылар чыгыш ясаячак
      Игьтибар! 3 июньдә, 15.00 сәгатьтә, Янил авылы болынлыгында "Кичке Сабантуй" узачак. Бәйрәм кунаклары: татар эстрадасының популяр җырчылары, "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреатлары - Рәфинә Ганиуллина-Рәзил Камалов, Гөлназ-Илсур Шәрифҗановлар. Сабантуй программасынла милли көрәш, кызыклы уеннар, конкурслар, бүләкләр, җырлы-биюле тамаша, күтәренке кәеф. Сабантуй бәйрәменә рәхим итегез!
    • 29 май 2016 - 12:47
      Кукмаралылар “Каравон” бәйрәмендә катнашты
      Бүген Лаеш районында традицион "Каравон" бәйрәме-фестиваль үткәрелде. Анда район мәдәният үзәге каршында эшләп килүче "Калинка" (җитәкчесе Рәфидә Әгъләмшина) рус вокаль ансамбле дә катнашты.
    • 22 апрель 2016 - 12:37
      Илгиз Зариповка мактаулы исем бирелде
      Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Район Мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениесе концертмейстеры Зарипов Илгиз Рафаил улына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
    • 20 апрель 2016 - 10:40
      Кукмара аграр көллияте коллективы РДКда концерт куйды (фото)
      "Җыр белән хезмәтне бәйләп" дип исемләнгән халык иҗаты фестивален район Мәдәният йортында Кукмара аграр көллияте коллективы башлап җибәрде. Концертта җыр-биюләр дә, нәфис сүз, театраль тамаша, хәтта фокус та күрсәтелде.
    • 19 апрель 2016 - 13:23
      Байлангар клубында алтын туй кичәсе узды
      Байлангар мәдәният йортында авылның үрнәк гаиләләре - илле елдан артык бергә гомер иткән Рафилә һәм Гарәфетдин Баһавиевлар, Нурзия һәм Исламетдин Зариповларның алтын туй кичәсе үткәрелде. Аларны җирлек башлыгы Илфат Миннегалиев, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, туганнары, балалары, дуслары тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Бәхетле парлар хөрмәтенә матур җырлар яңгырады.
    • 14 апрель 2016 - 11:07
      РДКда Кукмара сәнгать мәктәбе укучыларының концерты була
      18 апрельдә район Мәдәният йортында Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Илһам канатларында" дигән еллык хисап концерт-күргәзмәсе узачак. Билет бәясе 100 сум. Башлана сәгать 18.00дә.
    Реклама