Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырның ертыгы юк

Күптән түгел шаулап узган "Җыр белән хезмәтне бәйләп" фестивале Фирдүс Тямаев һәм Радик Юльякшин концертларына гына йөрергә күнеккән район тамашачысын бераз "юлдан яздырып" җибәрде бугай. Көне буе эшләп кайткан халык, кичке сменага баргандай, берничә атна буе район Мәдәният йортына җыелды. Сүземне балалар бакчасы, уку йортларыннан башлыйм әле. Урак өсте -...

Күптән түгел шаулап узган "Җыр белән хезмәтне бәйләп" фестивале Фирдүс Тямаев һәм Радик Юльякшин концертларына гына йөрергә күнеккән район тамашачысын бераз "юлдан яздырып" җибәрде бугай. Көне буе эшләп кайткан халык, кичке сменага баргандай, берничә атна буе район Мәдәният йортына җыелды.

Сүземне балалар бакчасы, уку йортларыннан башлыйм әле. Урак өсте - имтиханнар башланыр алдыннан, китап-дәфтәрләрен бер читкә куеп, көнне-төнгә ялгап әзерләнеп, нинди матур тамаша күрсәттеләр. Беренче сыйныфны тәмамлап килүче балалар белән беррәттән мәктәп директорының сәхнәдә җыр сузуы күпләрнең күңеләнә хуш килгәндер. 3нче мәктәп, узган ел да Гран-прига лаек булган күппрофильле лицейның чыгышлары быел да иң яхшылар рәтендә иде.

Оешма-предприятиеләргә килгәндә, катнашучылар бихисап. Фестивальдә сәнгатьнең төрле жанрлары урын алган. Җыр-бию, шигырь дисеңме, спектакльдән өзек, флеш-моб, скетч... хәтта курайда уйный белүче, фокус күрсәтүче дә табылган. Гади хезмәт кешесенең дә нинди генә талантлары юк, биш-алты ел музыкаль белем алып та фонограммага җырлаган танылган артистларны бер якка куйдылар! Мөгаен, иң көтеп алынган тамаша киез итек-киез комбинаты һәм башкарма комитет хезмәткәрләре чыгышы булгандыр. Бер танышымның концертка бару-бармавы белән кызыксынгач: "Әлбәттә, барам! Рамил Бариевич үзе бии икән бит", - дигән җавап ишеттем. Чыннан да, халык бик канәгать калды ул көнне, залда алма төшәрлек тә урын булмады. Чөнки "итекче"ләр үзләренең артистларын алкышларга бөтен коллективлары белән килгән иде.

Кемдер ял көнендә дә килеп әзерләнеп, коллектив өчен тырышса, "катнашканмы-катнашкан" исемлегендә генә дә калучылар да бар. Җитәкче-оештыручылар артык көч сарыф итмичә, туганнарын, таныш-белешләрен дә бу эшкә җәлеп иткәннәр. Шуңадырмы, сәгатьтән артыкка исәпләнгән кайбер чыгышларны бер тын алганчы карап чыксак, кем әйтмешли, аптырап утырган концертлар да булды. Ярый әле, Мәдәният йортында биючеләр төркеме бар, алар булмаса, нишләрләр иде икән дигән уй бер миңа гына килмәгәндер. Сүз дә юк, кызлар булдыра. Ләкин балаларның сәләтен ачыклау өчен махсус конкурслар оештырыла, монда бит хезмәт кешеләре арасыннан талантларны эзләү бара. Аңлашыла, арып-талып эш көнеңне үткәргәч, бер дә җырлап-биеп йөрисе килми, дияр кайберәүләр. Шулай да буыннардан-буыннарга күчеп килгән бу күңелле гадәтне ничек тә югалтасы түгел иде. Шуңа күрә җитәкчеләр дә бу эшкә алынып, хезмәттә дә, сәнгатьтә дә алдынгыларны билгеләп, кызыксындыру чаралары күрсәләр иде.

Язма тулысы белән "Хезмәт даны" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk