Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Махсус комиссия район хуҗалыкларының игеннәрне урып-җыюга хәзерлеген тикшерде
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында махсус комиссия район хуҗалыкларының игеннәрне урып-җыюга хәзерлеген тикшерде. Кырга чыгачак техника, ындыр табакларының торышы белән беррәттән, хезмәткә түләү, кысыксындыру чаралары, ярыш шартлары белән дә таныштылар. Әлеге комиссия тарафыннан тикшерелгән Питрәч, Саба районнары белән чагыштырганда районыбызның уракка хәзерлек яхшырак дип бәяләнде.
-
Кукмара элеваторы ашлык кабул итәргә әзер (фото)
1932 елда колхозлашу вакытының чәчәк аткан чорында төзелә башлап, ике ел эчендә куллануга тапшырылган, сиксән елдан артык тарихы булган Кукмара элеваторы хәзер дә үз эшчәнлеген дәвам итә. Әлеге оешманың төрле вакыты: "томанлы" еллары да, "кояшлы" көннәре дә булды. Әмма ул үзенең мөһимлеген, авыл хуҗалыгы өчен кирәклеген югалтмады. Бүгенге көндә дә...
-
Кукмара районы хуҗалыкларында 2800 тонна печән хәзерләнгән
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 июльгә район буенча барлыгы 12100 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган. Бүгенге көнгә барлыгы 2800 тонна печән хәзерләнеп, 52 мең тонна сенаж салынган.
-
Вахитов исемендәге хуҗалыкның “Сандугач”ы "Бөтенроссия кыр көне" форумы кысаларында узган күргәзмәдә икенче урынга чыкты
Республиканың Лаеш районында узган "Бөтенроссия кыр көне - 2017" күргәзмә-форумына безнең районнан да делегация барды. Аның составында район башлыгы Сергей Димитриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр, Кукмара аграр көллияте хезмәткәрләре бар иде. "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыкның сыерлары күргәзмәдә катнашып, Вахитов исемендәге...
-
Май аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре
Май аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре (бер литры - сумнарда). Янсыбы - М.Зәкиуллин - 18. Иске Йорт - Р.Рәхимҗанов - 18. Байлангар, Сазтамак - "Тургай" - 18. Березняк, Камышлы - Н.Таҗмиев - 17. Аман-Оштырма - Р. Гаврилов - 17. Аш-Буҗи - Ф.Мәннәпов, Х.Зәкиуллин, М.Хәмәтдинов - 18....
-
Кукмараның “Урал” җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне печәнгә һәм сенажга чабуга керешкәннәр
Район буенча барлыгы 24589 тонна печән, 135300 тонна сенаж әзерләү планлаштырыла.
-
“Урал” җәмгыятендә семинар үткәрелде (фото)
"Урал" җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә бу елның биш аена булган эш нәтиҗәләренә, терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә караган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар, терлек азыгы хәзерләүнең барышы белән таныштылар, шулай ук терлекчелек комплексында булып, малларның азык белән тәэмин ителешен карадылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар...
-
Терлек санын арттыру һәм сөт саву буенча Кукмара беренчеләр рәтендә
Эре мөгезле терлек саны Зәй, Кукмара, Мамадыш, Балтач, Сарман, Яшел Үзән районнарында арткан. Сөт җитештерүне арттырган районнар: Әтнә, Кукмара, Зәй
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр (исемлек)
22- 28 майга Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Тойма" җәмгыятеннән Гыйльмулла Шаһинуров (МТЗ-1221) - 14,8. "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятеннән Владимир Валеев (МТЗ-82) - 12,7. Вахитов исемендәге хуҗалыктан Сергей Иванов (МТЗ-82) - 12,5. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Тойма" җәмгыятеннән Хәлил Мөхәммәтдинов (МТЗ-1523) -...
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр (исемлек)
15- 21 майга Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятеннән Анатолий Тимиров (МТЗ-82) - 16,73. Вахитов исемендәге хуҗалыктан Илсур Шәйхетдинов (МТЗ-82) - 16. "Тойма" җәмгыятеннән Азат Хаҗиәхмәтов (МТЗ-82) - 15,3. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Урал" хуҗалыгыннан Илназ Бикмөхәммәтов (ДТ-75) -...
-
Апрель аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре
Апрель аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре (бер литры - сумнарда). Янсыбы - М.Зәкиуллин - 21. Иске Йорт - Р.Рәхимҗанов - 20. Байлангар, Сазтамак - "Тургай" - 20. Березняк, Камышлы - Н.Таҗмиев - 19,5. Аман-Оштырма - Р. Гаврилов - 19. Аш-Буҗи - Ф.Мәннәпов - 20,98; М.Зәкиуллин -...
-
Кукуруз уңса, сөт тә булыр
Ел саен кукуруз чәчәр алдыннан Вахитов исемендәге хуҗалыкка тәҗрибә уртаклашу максатында семинар-киңәшмәгә җыйналалар. Үткән атнада биредә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре катнашында үткәрелгән очрашу да төп терлек азыгы - кукуруз үстерү мәсьләләренә багышланган иде.
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр (исемлек)
8-14 май Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Игенче плюс" җәмгыятеннән Рамил Хәйруллин (МТЗ-1221) - 11,5. "Рассвет" агрофирмасыннан Михаил Гайфуллин (ДТ-75) - 11. "Урал" хуҗалыгыннан Нургали Гыйльметдинов (ДТ-75) - 9,71. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Урал" хуҗалыгыннан Ринат Хәсәнов (ДТ-75) - 12,25....
-
Сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтен Кукмара районы җитәкли
Сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтен Кукмара районы җитәкли, 21 майда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 222 тонна сөт савылган. (Казан, 22 май, "Татар-информ"). Татарстанда 21 майда, гомумән алганда, 3652 тонна сөт савылган. Бу 2016 елның шушы көненә карата 105% тәшкил итә, дип хәбәр җиткерә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
-
Вахитов исемендәге хуҗалыкта семинар булды (+фото)
Вахитов исемендәге хуҗалыкта район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә апрель аена булган эш нәтиҗәләренә, язгы кыр эшләренең барышына, терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар кукуруз, бәрәңге чәчү технологиясе белән таныштылар, малларны утарда тәрбияләү ысулын карадылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Ризилә Корбанова хәбәре һәм фотолары