Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сабанчино авылында юбилярларны хөрмәтләделәр

Озак еллар буе төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куйган авылдашларын Сабанчино халкы хөрмәт итеп яши. Күптән түгел биредә клуб мөдире Әнисә Гайфетдинова тырышлыгы белән "Сабанчином - гомер бишегем" дигән кичә үткәрелеп, бу күркәм чарага юбилей ияләре чакырылды. Менә алар: "Урал" күмәк хуҗалыгының "Рассвет" бүлекчәсендә склад мөдире булып эшләүче Гафур Зәйнетдинов (55...

Озак еллар буе төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куйган авылдашларын Сабанчино халкы хөрмәт итеп яши. Күптән түгел биредә клуб мөдире Әнисә Гайфетдинова тырышлыгы белән "Сабанчином - гомер бишегем" дигән кичә үткәрелеп, бу күркәм чарага юбилей ияләре чакырылды. Менә алар: "Урал" күмәк хуҗалыгының "Рассвет" бүлекчәсендә склад мөдире булып эшләүче Гафур Зәйнетдинов (55 яшь) һәм ферма мөдире Ренат Гарифуллин (50 яшь), райпо шоферы Нурулла Гайнетдинов (55 яшь), укытучы Рушания Сәфәргалиева (50 яшь), үзләренең хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган Сания Фәйзуллина (75 яшь) һәм Римма Гариповалар (75 яшь). Юбилярларны хезмәттәшләре, туганнары, дуслары тәбрикләде, алар хөрмәтенә дәртле җырлар башкарылды. Бәйрәмне, бик күңелле итеп, шушы авылда туып-үскән Венера Әхмәтшина алып барды.

-Биредә мин өч ел яшәп киттем, шуңа бу авылның табигате, халкы миңа бик якын. Барчагызга сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр телим,- дип котлау сүзләрен белдерде Нырья авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Васильев. Бәйрәм кичке уеннар белән тәмамланды.

Фәрзия САЛЛӘМОВА, район Мәдәният йорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев