Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәмәширдә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән очрашу узды

Мәмәшир авылы мәдәният йортында авылдашларның "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән очрашуы булды. Халык иң элек авылның горурлыгы -республика рәссамнар оешмасы әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевнең иҗат күргәзмәсе белән танышып хозурланды. Читтән кайткан кунаклар үзләренең балачак хатирәләрен, яшьлек елларын искә алып сөйләделәр, кайта алмаганнарның видеосәламнәре тыңланды. Бай эчтәлекле программа үзешчәннәрнең дәртле җырлары,...

Мәмәшир авылы мәдәният йортында авылдашларның "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән очрашуы булды. Халык иң элек авылның горурлыгы -республика рәссамнар оешмасы әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевнең иҗат күргәзмәсе белән танышып хозурланды. Читтән кайткан кунаклар үзләренең балачак хатирәләрен, яшьлек елларын искә алып сөйләделәр, кайта алмаганнарның видеосәламнәре тыңланды.

Бай эчтәлекле программа үзешчәннәрнең дәртле җырлары, укытучы Мәүлет Шакиров иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды. Биредә туып-үскән Дамира Гәрәева авылга багышланган яңа җырын тәкъдим итте.

Фәрзия САЛЛӘМОВА, район Мәдәният йорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев