Мәдәният

Мәдәният дөньясында

Каенсар авылы клубында "Бәет яздым утырып" дигән кичә үткәрелде. Каләм тибрәтүче, байтак кына шигырь-язмалар авторы Шәһидулла Мотыйгуллин һәм районыбызның үзешчән шагыйре Харис Мостафин үзләре иҗат иткән бәетләрне тәкъдим иттеләр. Авыл ветераннар советы рәисе Мөдәрия Миннеханова суда аккан кызлар турындагы бәетне сөйләде. *** -Без кукмаралыларга бик рәхмәтле. Кукмара икмәген ашыйбыз, итекләрен,...

Каенсар авылы клубында "Бәет яздым утырып" дигән кичә үткәрелде. Каләм тибрәтүче, байтак кына шигырь-язмалар авторы Шәһидулла Мотыйгуллин һәм районыбызның үзешчән шагыйре Харис Мостафин үзләре иҗат иткән бәетләрне тәкъдим иттеләр. Авыл ветераннар советы рәисе Мөдәрия Миннеханова суда аккан кызлар турындагы бәетне сөйләде.

***

-Без кукмаралыларга бик рәхмәтле. Кукмара икмәген ашыйбыз, итекләрен, плащ-курткаларын киябез, табаларында тәмле ризыклар пешерәбез - күрше Саба районының Явлаштау авылы мәдәният йорты директоры Гәүһәрия Әхмәтҗанова сүзләре бу. Кукмара үзешчәннәре анда "Их, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара" дигән концерт программасы белән барып, җыр-моң бүләк итеп кайттылар.

Фәрзия САЛЛӘМОВА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев