Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кукмарада танылган композитор Фасил Әхмәтовның истәлегенә багышланган конкурс узачак

Райондашыбыз, танылган композитор Фасил Әхмәтовның истәлегенә багышлап, аның иҗади мирасын барлау, предприятие, оешма, учреждениеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм авыл җирлекләре коллективлары әгъзаларының иҗади сәләтләрен ачыклау, яшь талантларга һәм алар белән эшләүче белгечләргә ярдәм итү йөзеннән район конкурсы үткәрелә. Конкурс ике этапта, вокал һәм вокаль ансамбльләр, инструменталь башкару (гармун, баян, скрипка,...

Райондашыбыз, танылган композитор Фасил Әхмәтовның истәлегенә багышлап, аның иҗади мирасын барлау, предприятие, оешма, учреждениеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм авыл җирлекләре коллективлары әгъзаларының иҗади сәләтләрен ачыклау, яшь талантларга һәм алар белән эшләүче белгечләргә ярдәм итү йөзеннән район конкурсы үткәрелә. Конкурс ике этапта, вокал һәм вокаль ансамбльләр, инструменталь башкару (гармун, баян, скрипка, гитара, курай һәм башкалар), нәфис сүз (шигырь, проза, мөнәҗәт) номинацияләре буенча үтәчәк. Бәйгедә татар композиторының бер әсәрен яки халык җырының эшкәртелгән вариантын, нәфис сүз номинациясендә татар авторының яки халык авыз иҗаты әсәрен башкару сорала.

1нче сайлап алу туры Починок Кучук авылында 8 февральдә, Күкшелдә 9 февральдә, Вахиттә 10 февральдә - 19.00 сәгатьләрдә, район Мәдәният йортында 11 февральдә 9.00 сәгатьтә була.

Белешмәләр өчен телефон 2-61-51

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk