Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Композитор Илгиз Зариповның чираттагы “мөгезе”

Әй, мөгез чыгарырга оста да инде бу Илгиз. Туган авылында никадәр халыкны җыеп "Чишмә бәйрәме" үткәрү, анда үзешчән җырчыларны ярыштырып, җиңүчегә тәкә бүләк итү дисеңме?! Тракторчылар, итекчеләрне туплап менә дигән "Баламишкин" гармунчылар ансамбле оештыруы да үзе ни тора! Хуҗалыгында озынколакларының саны артып китсә, әнә: "Куян фермасы ачачакмын", - дип йөри...

Әй, мөгез чыгарырга оста да инде бу Илгиз. Туган авылында никадәр халыкны җыеп "Чишмә бәйрәме" үткәрү, анда үзешчән җырчыларны ярыштырып, җиңүчегә тәкә бүләк итү дисеңме?! Тракторчылар, итекчеләрне туплап менә дигән "Баламишкин" гармунчылар ансамбле оештыруы да үзе ни тора! Хуҗалыгында озынколакларының саны артып китсә, әнә: "Куян фермасы ачачакмын", - дип йөри тагын.

Чираттагы мөгезе дә фермага бәйле инде аның. Әмма бу юлы Голландиядән кайтарылган, берсе-берсе 200 мең сумлык 100 баш сыер турында сүз бара. Шагыйрь Харис Мостафин белән: "Җыр, шигырь язып, баеп булмый, ферма ачабыз", - дип йөргән көннәре аларның. Беләсезме, Голландиядә манный көрпәсе генә ашап торган сыерларының, тупасрак люцерна кабып куйсалар, хәзер тешләре кителеп чыга икән, хәтта ул сыерларның шәхси теш табибы да бар, диләр.

Әмма Илгизләрнең бу "эшләре"н Салават Зәкиечнең концертларын алып баручы Рифат Зарипов кына бозарга уйлап тора. Ул Илгиз Зариповны үзе белән Казанга китәргә кыстый. Җитмәвенә, Салават та аны Кукмарага озатканда: "Бар, иң беренче булып Кукмарада үзеңне күрсәтеп кайт, анда халык кабул итмәсә, эстрадада "ничу" буталып йөрергә", - дип хәер-фатыйхасын биргән, диләр. Кыскасы, бүгенге көндә Илгиз Зариповны Казанга алып китү өчен көрәш бара. Рифат та аны: "Мин сине акчага күмәм, иномарка машина алып бирәм", - дип кызыктыра икән.

Ышандырып бетердемме үзегезне? Болар барысы да дөрес хәбәр, әмма сез алар турында тулырак итеп 10 октябрьдә район Мәдәният йортында булачак "Их кода-кодачалар, җырлап күңел ачалар" дип аталган концерт тамашада таныша, күрә аласыз. Сыерларның шәхси теш табибы кем булуын да белерсез. Якташыбыз Вадим Захаров, Кукмараның үзешчән җырчылары Халидә Николаева, Муса Гаянов, Габдрахман Һадиев, Нәкыя Орлова, Рүзилә Зарипова һәм башкалар катнашында булачак бу концерт бик кызыклы булырга охшаган. Килми, күрми калмагыз!

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт композитор Илгиз Зарипов

erid: 2VtzqxWHLUk