Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур Кукмарадан Сафиннар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Рабига һәм Рифат Сафиннар 50 ел бергә гомер итә, алар «Районның мактаулы юбилярлары» китабына үз имзаларын куйды.

Бүген Рабига һәм Рифат Сафиннар гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтте. Нәкъ 50 ел элек, 28 августта, аларның гаилә елъязмасы языла башлый.

Аларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова һәм башкалар килгән иде.

Кунаклар юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек, алга таба да бергә озын гомер кичерүләрен теләп, район Башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Шулай ук бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Сафиннарның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Алар яшь чакта танышып гаилә кора. Рабига апаның Кукмара машина-счет станциясенә эшкә урнашкан чагы гына була, ә Рифат абый сельхозтехникада инженер хезмәтен башкара. Өйләнешкәч, яшьләр бәхет эзләп, төньяк Магадан шәһәренә юл тота.

«Без өч елга гына дип килгән идек, утыз ел сизелми дә үтеп киткән. Әле дә хәтердә: әтигә безнең өчен борчылма, әзрәк эшлибез дә кайтабыз, дип әйткән идек. Ул елларны, акча эшләргә дип, Магаданга Советлар Союзының барлык төбәкләреннән җыелдылар», - диде гаилә башлыгы.

Рабига Гарәфи кызы - Магадан шәһәре мәгариф идарәсенең хисаплау бүлегендә исәп-хисап төркеме җитәкчесе, Рифат Ваккас улы сельхозтехникада бригадир, җитәкче урынбасары булып эшли, директор вазыйфасына кадәр күтәрелә. Лаеклы ялга чыккач, бөтен гаиләләре белән туган якларына әйләнеп кайталар.

Алтын туй - матур дата гына түгел, ә үзе бер тормыш һәм озак еллар буена уртак хезмәт нәтиҗәсе, дип саный юбилярлар. Без алардан гаилә бәхетенең сере нидә булуы белән дә кызыксындык.

«Мөгаен, бернинди сер дә юктыр. Тормышта, әлбәттә, авырлыклар да булды. Әмма бер-береңне аңлау, сабырлык, зирәклек аларны җиңәргә ярдәм итте. Ике баланы да лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштык. Хәзер инде оныклар да зурлар. Без аларның кайгыртучанлыгы һәм игътибарын тоеп яшибез», - ди өлкәннәр.

фото: Алсу Гатауллина «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk