Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ядегәр авылыннан хезмәт һәм тыл ветераны Шамил Габбасов үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Юбиляр бүгенге көндә улы һәм килене гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Ядегәр авылында гомер итүче хезмәт һәм тыл ветераны Шамил Габбасовка 90 яшь тулды. Район башлыгы Сергей Димитриев юбилярны тәбрикләп, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Туган көн иясен котларга шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, “Восток” җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьев һәм Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллиннар да килгән иде.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Шамил абыйның хәтере яхшы, ул кунакларны шатланып каршы алды, изге теләкләр, бүләкләр өчен рәхмәтен белдерде. Юбиляр бүгенге көндә улы һәм килене гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

- Киленем миңа кызым кебек. Менә егерме сигез ел инде тыныч, матур гомер кичерәбез, Аллага шөкер - диде ул.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk