Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төркиядә узган кул көрәше буенча дөнья чемпионатында райондашыбыз беренче урынны яулады

3 тапкыр Европа һәм Дөнья чемпионы Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган

12-21 октябрьдә Анталия шәһәрендә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты үтте. Россия җыелма командасы составында райондашыбыз, спорт мастеры, 3 тапкыр Европа һәм Дөнья чемпионы, тренер Рузия Габдрахманова да катнашты һәм җиңү яулады. 

- Барысы да гади мавыгудан, ярышлардан башланды, - дип башлады ул сүзен. - Район Сабан туенда беренче урынны алып, аның данын Чистайдагы ярышларда яклавым истә калган. Шул вакытта 40 район арасыннан бишенче урынга лаек булган идем. Аннан бөтенроссия, халыкара ярышларда катнаша башладым, көндәшләрем һәрвакыт көчле спортчылар, танылган тренер һәм спорт мастерлары иде. Шуңа да һәрбер чарага зур әзерлек таләп ителә дә инде. Күп спортчылар белән мин якыннан таныш, алар төрле ил һәм шәһәрләрдән киләләр, соңыннан алар белән араларны өзмибез, социаль челтәрләрдә, телефоннан аралашабыз.

Спорт мастеры сүзләренә караганда, беренче тапкырдан, әлбәттә, призлы урынны алып булмый. Россия гимны яңгыраганда пьедесталда басып торуы зур горурлык булса да, уңышсызлыклардан соң спорт белән араны өзмәскә кирәк.

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk