Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда соңгы тәүлектә 20 кеше коронавирус диагнозы белән хастаханәгә салынган

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 33 яңа очрагы расланган.

Инфекция йоктырган 20 кеше хастаханәгә озатылган, калган 13 кеше өендә дәвалана. 2 очрак - читтән кертелгән, ә калганнары - элемтә нәтиҗәсендә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 18, Яр Чаллы, Арча, Югары Ослан, Тукай районнарында – икешәр, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Сарман районнарында - берәр очрак.
18 яшькә кадәр – 2, 18-30 яшь арасында – 2, 30-50 арасында – 11, 50-60 арасында – 8, 60-70 арасында – 6, 70-80 арасында 4 кешедә табиблар COVID-19 тапкан.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5469 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4324 кеше терелгән.

Фото: ИА «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk