Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Танылган блогерлар һәм журналистлар Кукмараны миллионлаган россиялегә күрсәтәчәк

Кунаклар «Ял көне туры» дигән туристлык маршруты белән танышты.

Бүген матбугат туры кысаларында республика, Россия массакүләм мәгълүмат чараларының танылган вәкилләре, тревел һәм лайф блогерлар Кукмарага килде.

Журналистлар, блогерлар «Ял көне туры» дигән туристик маршрут белән танышты. Алар «Бакыр тау» чаңгы комплексында, киез итек-киез комбинатының кибетендә, металл савыт-сабалар заводында, районның Туган якны өйрәнү музеенда булдылар, шулай ук шәһәр буйлап җәяүле экскурсия ясадылар.

«Кукмара районы турында республиканың һәр кешесе беләдер, мөгаен. Ул үзенең итекләре, савыт-сабалары белән танылган. Кукмарада буш вакытта, ким дигәндә, шопинг белән шөгыльләнергә мөмкин икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Бүген без тау чаңгысы комплексын һәм башка истәлекле урыннарны күрдек. Шунысы әйбәт: “адекват” бәяләргә дә яхшы ял итәргә була икән. Безнең өчен бүген район тарихын үз эченә алган кызыклы программа төзелгән, биредә күргәннәрем бик тә тәэсирләндерде, дусларыбыз, гаиләбез белән монда тагын килербез дип ышанам», - диде туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе Оксана Аганина.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk