Кукмара районы эчке эшләр бүлеге көчәйтелгән режимда эшли
Район үзәк дәваханәсендә онытып калдырылган сумка турындагы хәбәр Кукмарада гына түгел, республиканың шәһәр һәм районнарында да зур яңгыраш тапты. Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә күбрәк нәкъ менә шул хакта гына аралаштылар, сайт һәм газеталарда исә "Кукмарада теракт булган", "Кукмара хастаханәсендә бомба" дигән һәм тагын башка исемдәге язмалар пәйда булды. Терактлар нәтиҗәсендә...
Район үзәк дәваханәсендә онытып калдырылган сумка турындагы хәбәр Кукмарада гына түгел, республиканың шәһәр һәм районнарында да зур яңгыраш тапты. Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә күбрәк нәкъ менә шул хакта гына аралаштылар, сайт һәм газеталарда исә "Кукмарада теракт булган", "Кукмара хастаханәсендә бомба" дигән һәм тагын башка исемдәге язмалар пәйда булды. Терактлар нәтиҗәсендә Россия һәм Европа илләрендә туган кискен хәл, чыннан да, сагаерга мәҗбүр итә. Экстремистлар һәм террорчыларны зур шәһәрләрдән районнарга үтеп кермәсләр дип тә беркем ышаныч белдерә алмый. Шуның өчен дәваханәдә табылган сумка вакыйгасының ни белән төгәлләнүен дә борчылып көттек.
-Шикле сумка турындагы хәбәр 16 ноябрьдә иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә алынды. Барлык служба вәкилләре дә тиз арада шул урынга җыелдылар, этләр ярдәмендә тикшерү уздырдык. Спорт сумкасы эчендә электрик хезмәте белән бәйле эш кораллары булуы ачыкланды. Әлеге сумка хәзерге вакытта полиция бүлегендә, аның хуҗасы табылмады, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - 13 ноябрьдә киез итек-киез комбинатының кибетеннән дә мондый хәбәр кабул ителгән иде. Алдагы көнне кибеткә итек алырга килгән Кизнер кешесе үзенең рюкзагын саклау камерасына куеп торган һәм киткәндә алырга оныткан булып чыкты. Тикшерү чаралары уздырып, сумка эчендәге документларны барлаганда әлеге ир кеше үзе үк килеп керде. Ул бу хакта кибеткә шалтыратып хәбәр итмәкче булган, әмма телефон номерларын гына таба алмаган. 19 ноябрьдә хәтерсез райондашыбызның "Росгосстрах" бинасында сумкасын онытып калдыруы нәтиҗәсендә дә бераз шау-шу булып алды. Полиция, янгын сүндерү, гадәттән тыш хәлләр бүлекчәсе, газ һәм электр челтәре хезмәткәрләре, медицина белгечләре санаулы минутлар эчендә бина янында иде. Тикшерү эшләре башлаганчы ук сумка иясе табылды.
-Бүгенге көндә үз эшчәнлегебезне көчәйтелгән режимда алып барабыз, - дип, сүзен дәвам итте Рамил Нургалиев. - Полициянең участок инспекторлары җирлекләрдә, поселок халкы арасында аңлату эшләре алып баралар, Төньяк-Кавказ һәм Көньяк федераль округлардан, шулай ук Урта Азиядән кайтучылар аерым игътибарга алына. Рәсми булмаган рәвештә торак йортларны арендалаучы гражданнар һәм оешмаларны ачыклау юнәлешендә дә эшлибез. Бу көннәрдә поселоктагы берничә учреждениедә контроль тикшерү чаралары уздырдык. Бүлекнең ике хезмәткәре шартлаткыч матдә муляжы салынган сумка белән бина эченә үтәргә тиеш иде. Нибары "Зилант" спорткомплексы һәм "Олимп" боз сарае хезмәткәрләре тарафыннан гына уяулык күрсәтелде, егетләрнең сумкалары тикшерелде. Ә калган оешмаларга исә алар каршылыксыз үтеп керделәр. Мондый төр тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк.
Участок инспекторы Рәзил Сәмигуллин белән үзебез дә Нур Баян урамындагы берничә күпкатлы йортта булып, йорт комитеты башлыклары, аларда яшәүчеләр белән аралаштык. Подвалга төшү һәм чорма ишекләре йозак белән бикләнгән үзе, әмма кайбер йортларның домофоннары булмаганлыктан, аларның ишекләре төбенә кадәр ачык.
-Безнең йортта күбесенчә өлкәннәр яши. Берничә фатирны вакытлыча алып торалар. Аларның да кемнәр икәннәрен беләбез, - ди 29нчы йортта гомер кичерүче Мәдинә апа Шаһиева.
39нчы йорт адресы буенча урнашкан тулай торакта яшәүчеләр исә керү ишегенең начар булуыннан зарландылар, түбәләреннән дә су ага икән.
-Ходай үзе сакласын. Безнең балкон ишеген дә бер этсәң, шул арада ачылып китә, урамдагы баскыч аша да үтеп керергә була, - ди Равия Зиннурова. - Бүлмәләргә кергән-чыккан кешеләрне искәреп тә бетерә алмыйбыз. Һәркем үзенең күршеләрен барлап торса гына инде.
Нур Баян урамындагы 42нче йортның беренче подъезды без кергәндә кап-караңгы иде. Бишенче каттагы чормага көч-хәл белән менеп төшә алдык. Соңыннан билгеле булганча, утны өлкәннәр экономияләү өчен сүндереп куялар икән. Әмма ачык ишекле караңгы подъездларның явыз ниятлеләр өчен бик җайлы урын булуын да онытасы түгел!
Район халкы игътибарлылыкны, уяулыкны тагын да көчәйтсен иде. Ә инде шикле әйберләргә юлыксагыз, 02, 2-70-80 телефон номерлары аша район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев