“Сугыш” дигән сүзне әйтүгә үк Кенәбаш авылында яшәүче Миңнемөхәммәт абый Миңнебаев тыела алмыйча еларга тотынды
Ике тапкыр инсульт кичереп, урын өстенә калса да, ул еллар онытылмаган. Немец илбасарларына каршы көрәшкә киткәндә аңа нибары 17 яшь булган. 1943 елның башы бу. Ул вакытка инде әтисе Галимөхәммәтнең Смоленск тирәсендә һәлак булуы турында кайгы хәбәре килгән. -Мин I Украина фронтының 869 нчы укчы полкында хезмәт иттем, - дип...
Ике тапкыр инсульт кичереп, урын өстенә калса да, ул еллар онытылмаган.
Немец илбасарларына каршы көрәшкә киткәндә аңа нибары 17 яшь булган. 1943 елның башы бу. Ул вакытка инде әтисе Галимөхәммәтнең Смоленск тирәсендә һәлак булуы турында кайгы хәбәре килгән.
-Мин I Украина фронтының 869 нчы укчы полкында хезмәт иттем, - дип сөйли Миңнемөхәммәт абый. - Автоматчы идем. Атарга бераз гына өйрәттеләр: вакыт аз иде бит. Илебез корал белән генә түгел, сугышчылар саны һәм каһарманлыгы белән дә җиңде. Без күпчелек сугышчыларын югалткан 126нчы Горловка дивизиясенә өстәмә көчләр булып кердек. Кыш. Пилоткалардан үзебез, башка кияргә каскалар да, кулга бияләйләр дә юк. Аякларда чолгау белән ботинкалар, авылдан килгән йон оекбашларны кияргә кушмадылар. Февраль аенда беренче чирканчык алдык. Немец самолетлары килеп чыкты да, пулеметтан сиптерә башлады. Кайсыбыз кая йөгерештек. Яраланучылар булды, пуля бер иптәшебезнең кулбашын үтәли тишеп чыкты.
Дошманны куып, Украина башкаласы Киевка кадәр 700 чакрымнан артык юл үтә аларның гаскәре. Ниләр генә күрмәгән солдат башлары!
-Өстән көн-төн яңгыр коя башлады. Киемнәребездән су ага, пычранып беттек, өстәвенә бетләдек. Райондашларым, Чишмәбаш авылы егетләре Хәби һәм Шәвәли белән бергә идек без. Кайсыдыр авыл аша үткәндә Хәби белән бер өйгә керергә булдык. Хуҗабикә ашарга бирмәсә дә, мич башында кибенергә рөхсәт итте. Урамга чыккач, олы яшьтәге хатынны очраттык. "Минем балакаем да сезнең кебек михнәт чигәдер",- дип безне кызганып, ул бер ярым ипи, бер кисәк дуңгыз мае, көнбагыш, хәтта сарымсак салынган төенчек тоттырды.
Сугыш хатирәләре бик күп Миңнемөхәммәт абыйның. Кайсы турында сөйләргә керешсә дә, күз яшьләрен коя. Разведкага да йөрергә туры килгән аңа. Берсендә чак кына дошман тозагына эләкмәгәннәр.
-Немецларга нәфрәтегез көчле идеме?- дип сорыйм.
-Барчасына карата, дип әйтә алмыйм. Аягы яраланып, кузгала алмый яткан райондашым Шәвәлигә, мәсәлән, чигенүче немец солдаты ярдәм иткән. Эчәсем килә дип, ымлап күрсәткәч, ул Шәвәлине инеш ярына күтәреп илткән, өстәвенә шоколад та биреп калдырган.
Житомир өчен аяусыз көрәш Миңнемөхәммәт абыйның күңеленә аеруча тирән уелган. Бу шәһәр ике тапкыр кулдан-кулга күчкән. Янәшәсендә снаряд шартлап, Миңнемөхәммәт абыйның сул як кулы, аягы яраланган. Госпитальләрдә озак кына дәваланганнан соң, аны хәрби хезмәткә яраксыз дип, өенә кайтарып җибәргәннәр. Унтугыз яше дә тулып җитмәгән, батырлыклары өчен II Дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены, Жуков исемендәге медаль белән бүләкләнгән егет 1944 елның февралендә Кукмара станциясенә кайтып төшкән. Утлы-канлы озын чакрымнар үткән солдатка туган авылы Кенәбашка кадәр ара якын гына тоелгандыр...
Кукмара хәзерләүләр конторасына участок агенты булып урнаша ул. берничә елдан Иске Кенә кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе итеп билгеләнеп, бу җаваплы хезмәтне егерме елдан артык башкара. Аннары лаеклы ялга киткәнче "Дружба" хуҗалыгында хисапчы булып эшли, бер үк вакытта ревизия комиссиясе җитәкчесе вазыйфасын үти.
Тормыш иптәше Мәймүнә апа белән, авырлыклардан курыкмыйча, сигез бала тәрбияләп үстергән алар. Хәзерге көндә Миңнемөхәммәт абыйның 16 оныгы (моннан тыш өчесе вафат), 13 оныкчыгы бар.
-Мин дә бабам кебек акыллы һәм кыю булырга телим,- ди 6 сыйныфта укучы оныгы Зөлфәт Галиев.
Вакыт рәхимсез: клуб мөдире булып эшләгән Мәймүнә апаның вафатына да алты ел икән. Гармуны белән авылны гөрләткән Миңнемөхәммәт абыйның да бармаклары тыңламый инде... Улы Илнур, килене Гөлсәрия тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яшәсә дә, үткәннәрне уйлап, күңеле сыза.
-Сугышка Кукмарадан 16 егет киткән идек, бишебез генә исән кайтты, -ди ул, һәркайсының исем-фамилиясен атап. - Инде мин генә калдым.
лы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре аша саубуллаштык без Миңнемөхәммәт абый абый белән. Яшәргә язсын әле аңа - Бөек Ватан сугышы солдатына.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев