Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суфия Шафигуллина «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең бүләгенә лаек булды

Язылган өчен – смартфон!» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

«ТАТМЕДИА» җәмгыяте 2020 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында оештырган «Язылган өчен – смартфон!» бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз, Зур Сәрдек авылыннан Суфия ханым Шәфигуллина да бар. Якташыбызның әлеге конкурста беренче тапкыр гына катнашуы түгел, ул үткән яртыеллыкта да кызыксындыру бүләгенә лаек булган иде.

«2019 елның икенче яртыеллыгы өчен квитанцияләрне ирем Нурсил җибәреп кара әле, дигәч тапшырган идем. Монысында үзем кызык эзләп юлларга булдым. Менә бу юлы да бәхет елмайды бит», - ди Суфия Шәфигуллина.

Райондашыбыз китап, газета-журналлар, гомумән, басма әдәбиятка мәхәббәт орлыкларын кечкенәдән үк күңеленә әти-әнисе салып калдырган дип уйлый. Чөнки ул гади эшче гаиләсендә тәрбияләнсә дә, кичләрен китап уку гаиләнең күркәм гадәте була.

«Әтием Камил һөнәре буенча эретеп-ябыштыручы булып хезмәт куйды, буш вакытларында китап укырга бик яратты. Ул китапханәдәге калын-калын басмаларны өйгә алып кайтып, өч-дүрт төндә укып чыга да кулына алмаган китап калмагач, элеккегеләрен яңадан укый башлый иде. Әнием Закирә исә гомер буе почтальон булып эшләде: зур-зур сумкаларын күтәреп, авылдашларга хатлар, газета-журналлар таратты. Без ике энем белән һәрвакыт аңа ярдәм итәргә тырыштык. Шул мохиттә тәрбияләнгәнгәме – үзем дә кечкенәдән китап белән дус булдым. Әни күзегез бетә бит, дип орышса да, юрган асларына кача-поса, әдәби әсәрләр эченә кереп чума, геройлар язмышын белмичә тынычланмый идем», - диде Суфия апа, яшьлек хатирәләрен күңелендә яңартып.

Шәфигуллиннар гаиләсе китаплар, газета-журналлар укырга ярата. «Хезмәт даны», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф», «Салават күпере», «Сөембикә»гә язылалар. Балалар белән дә «Салават күпере» журналына күзәтү ясыйлар, биремнәрен бергәләп чишәләр, шигырь-хикәяләрен укыйлар.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk