Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев Кукмара районының Ленинград камалашында катнашкан бердәнбер кешесен котлады

Фронтовикка чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләге тапшырылды

Район башлыгы Сергей Димитриев һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева Кукмара районының Өлге авылында яшәүче Ленинград камалышында катнашкан Хәтирә Салиховага чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Фронтовикны Ленинградны фашистлардан тулысынча азат итүгә 76 ел тулу белән котладылар.

Ветеран дәрәҗәле кунакларны: “Яшь буынга без кичергәннәрне күрергә язмасын”, - дигән сүзләр белән каршы алды. Хәтирә апа олы яшьтә булуына карамастан, күңел күтәренкелеген саклап калган, ул бик кызыклы, җанлы әңгәмәдәш.

"Сугыш башланганда миңа 18 яшь иде. Авылда барлык ир-атларны фронтка алдылар, аннары – хатын-кызларны, шул исәптән мине дә. Химки шәһәрендә разведчикка укыттылар, аннан соң эшелонга төяп, Ленинградка җибәрделәр. Ленинградка 70 чакрымны шуышып бардык, - дип искә ала Хәтирә апа. – Хәзер яхшы, мул яшибез, алга таба да шулай булсын".

Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Асия гаиләсе белән - Өлгедә, Әлфия Казанда яши. 2 онык һәм 5 оныкчыклары бар.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk