Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев: Конституциягә үзгәрешләр илнең үсеш приоритетын билгеләргә ярдәм итәчәк

Кукмара районы башлыгы тормыш иптәше белән гомумроссия тавыш бирүендә катнашты.

Район башлыгы Сергей Димитриев тормыш иптәше белән Конституциягә төзәтүләр кертү буенча тавыш бирү өчен Кукмараның «Кояшкай» балалар бакчасында урнашкан 1281нче сайлау участогына килде.

Сергей Димитриев төзәтүләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. «Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр күп елларга илнең үсеш приоритетын билгеләргә ярдәм итәчәк», - диде ул.

Әлеге участокта тавыш бирүчеләр саны - 1351 кеше. Бүгенге көнгә 15 проценты үз фикерен белдергән.

Тавыш бирүнең рәсми көне – 1 июль. Әмма кукмаралылар Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча 25 июньнән 30 июньгә кадәр алдан тавыш бирә ала.

1 июль көнне тавыш бирү участокларында халык күпләп җыелмасын өчен өстәмә көннәр билгеләнде.

Барлык тавыш бирергә килүчеләргә дә аерым ручка, перчатка, битлекләр бирелә, тән температуралары үлчәнә. Биналарда дезинфекцияләү чаралары даими уздырыла һәм җыештырып торыла.

1281нче сайлау участогы рәисе Зөһрә Хәлилова сүзләренә караганда, тавыш бирү өчен участокка килә алмаучылар өйләрендә дә үз фикерләрен белдерә алалар. Моның өчен участок комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә һәм үз теләгеңне алдан белдерергә кирәк.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X