Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары кукмаралыларны кабул итте

Гүзәл Шәфигуллина тегү фабрикасының эшчәнлеге белән танышты, беренче гимназиядә өлкән сыйныф укучылары белән ачык дәрес уздырды

Кукмарага Россия Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина килде һәм гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында бирелгән сорауларның һәммәсенә дә киңәйтелгән җавап һәм аңлатмалар бирелде.
Шулай ук Гүзәл Шәфигуллина тегү фабрикасының эшчәнлеге белән дә танышты һәм беренче гимназиядә өлкән сыйныф укучылары белән ачык дәрес уздырды. Анда антимонополия органы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләүче видеороликлар күрсәтелде.

-Район халкының күбесе, бәлки, Татарстанда антимонополия органы булу турында белмидер дә. Әмма без закон һәм дөреслек сагында инде 25 ел торабыз. Идарә Казанда урнашкан, шуның өчен 2010 елдан башлап, ел саен, без республиканың барлык районнарында гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашабыз, - диде идарә рәисе урынбасары.

Аның сүзләре буенча, күпчелек сораулар контракт системасы турындагы законның үтәлеше өлкәсендә килеп чыга. Шулай ук антимонополь закончалыкны аңлап бетермәүдән дә проблемалар туарга мөмкин. Күпләр кабул итүгә киләләр һәм без аларга төгәл аңлатмалар бирәбез.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk