Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Роспотребнадзор илдә гомуми битлек режимы кертте

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Роспотребнадзор илдә гомуми битлек режимы кертте.

 Илнең баш санитар табибы Анна Попова шул хактагы карарны имзалаган, дип яза ИА «Татар-информ».
 
«Россия Федерациясе территориясендәге затларның кеше күп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләре киюүен тәэмин итәргә», - диелә документта.
Моннан тыш, ведомство күңел ачу чаралары үткәрүне һәм җәмәгать туклануы биналары эшен 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр тыйды.
Җәмәгать транспортында, таксида һәм кеше күп була торган башка урыннарда «агымдагы дез Роспотребнадзор төбәкләргә 100 мең кешегә ким дигәндә 150 тикшеренү үткәрергә киңәш итте.
Карар иртәгә, 28 октябрьдә, үз көченә керәчәк.
Фото: ИА «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X