РДКда “Нурминкә елгасының бүгенгесе һәм киләчәге” дигән проект семинары үтте (фото)
Әлеге чара "Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасы буенча Нурминкә елгасы яр буе территориясенең икенче өлешен төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган иде. Проектлау белән шөгыльләнүче белгечләр, кукмаралылар белән очрашып, узган ел Нурминкә елгасы яр буенда башкарылган эшләр турында сөйләштеләр, теләк һәм тәкъдимнәрне язып алдылар. 2016 елда әлеге яр буенда, чыннан да, бик...
Әлеге чара "Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасы буенча Нурминкә елгасы яр буе территориясенең икенче өлешен төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган иде. Проектлау белән шөгыльләнүче белгечләр, кукмаралылар белән очрашып, узган ел Нурминкә елгасы яр буенда башкарылган эшләр турында сөйләштеләр, теләк һәм тәкъдимнәрне язып алдылар.
2016 елда әлеге яр буенда, чыннан да, бик күп эшләнде. Җәяүлеләр юлы, эскәмияләр, амфитеатр - болар барысы да поселокны бизәп, үзгә бер ямь биреп тора. "Архитектура десанты" остаханәсе архитекторы Артем Малыхин семинарда катнашучыларга киләчәктә башкарылачак эшләр хакында сөйләде. Архитектор планына фонтан, төрле чаралар үткәрү өчен трибуна белән сәхнә урнаштыру, скейтбордчылар өчен мәйданчык, шахмат уйнау өчен өстәлләр, арт-объектлар, ике ярны тоташтыручы күпер ясау, төзекләндерелгән чишмә дә бар.
Семинарда район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты.
Бу хакта тулырак "Хезмәт даны" газетасыннан укый алачаксыз.
Алсу ИДРИСОВА, Эльвира МӨБАРӘКШИНА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев