Рәдиф хәзрәт Тимергалиев #подпиширодителей һәм #подпишиблизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хэштеглары белән оештырган "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция дәвам итә. Әлеге акция кысаларында Кукмара районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев Камышлы авылында яшәүче әти-әнисе Рәйсә һәм Рәфәгать Тимергалиевларны "Хезмәт даны" газетасына яздырды. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып...
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хэштеглары белән оештырган "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция дәвам итә. Әлеге акция кысаларында Кукмара районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев Камышлы авылында яшәүче әти-әнисе Рәйсә һәм Рәфәгать Тимергалиевларны "Хезмәт даны" газетасына яздырды.
Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Ашыгыйк, дуслар!
"Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына язылу ярты елга - 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев