Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Райондашыбыз “Татар кызы-2019” бәйгесенең зона этабында җиңүче булды

Әлеге чарада республикабызның 8 районы вәкилләре катнашты

Арчада “Татар кызы-2019” бәйгесенең зона этабы булды. Әлеге чарада республикабызның 8 районы вәкилләре катнашты. Җиңүне безнең районның Вахит авылы кызы Рания Хөсәенова яулады.

Исегезгә төшерәбез: “Татар кызы-2019” бәйгесе татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен пропагандалау һәм үстерү максатында үткәрелә.
Рания Хөсәенова - Казан федераль университетының юридик факультет студенты.

- Бәйге бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Сүз дә юк, барлык катнашучылар да лаеклы көндәшләр иде. Конкуска ныклап әзерләндек. Катнашу гына түгел, җиңү дә мөһим. Әлбәттә, туганнарым һәм якыннарым ярдәменнән башка уңышка ирешә алмаган булыр идем, - диде ул.

Без гүзәл кыз Ранияне җиңүе белән котлыйбыз, алдагы турларда да аңа бәхет елмаюын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев