Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Райондашыбыз Эльмир Хаҗиев Россия рекорды яуланды

Киләчәктә - Гиннес китабы


Студент вакытлар артта калса да, мин әле дә ул елларга әйләнеп кайтып, иң якты истәлекләрне, күңелле яшьлекнең матур мизгелләрен барлыйм. Әйе, бу бәйрәм студентларны гына түгел, барыбызны да берләштерә шул.

Бу көнне Кукмарадан Хаҗиевлар гаиләсе дә үзләренең уллары – югары уку йорты студенты Эльмирны бәйрәм белән котлаячак.

- Шәһәребезнең 4нче урта мәктәбен тәмамлаган улыбыз бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендәге югары уку йортында бишенче курста белем ала. Эльмир кечкенәдән максатчан, ярдәмчел, мәрхәмәтле булып үсте, спорт белән кызыксынды. Әле дә хәтерлим: үзе капчыкка ком тутырып, бокс грушасы ясаган иде. Хәзер дә бу шөгыльне калдырмый: ярышларда катнаша. Ә без аның уңышларына сөенәбез, - диде әнисе Гөлчәчәк.

- Спорттан башка мин үземне күз алдына да китерә алмыйм. Спорт - ул тормыш, - ди язмам герое. - Мин кечкенәдән актив, хәрәкәтчән бала булып үстем, бер урында утырырга яратмадым. Алтынчы сыйныфта укыганда әни мине “Зилант” спорт мәктәбенә җибәрде һәм, энергиямне дөрес файдалансын өчен, нинди дә булса секциягә язылуны сорады. Шулай итеп, бокс белән шөгыльләнә башладым. Тренерым Данил Шиһапов иде. Нәкъ менә ул миндәге мөмкинлекләрне күреп алып, ярышларга әзерләде. Тренировкалардан соң өйгә арып кайта идем. Тик бу беренче вакытта гына шулай булды, аннан соң режимга күнегә башладым.

10 сыйныфта укыганда ул физкультура буенча төбәкара олимпиада призеры була. Бу - чыннан да, зур җиңү. Чөнки аңа кадәр укучыларның берсе дә әлеге фәннән призлы урыннар алмаган. Эльмир җиңел атлетика, гимнастика, теория буенча нормативларны уңышлы тапшыра. Әмма җиңүләр исемлеге моның белән генә төгәлләнми.

- Эльмир бокс секциясенә килгән беренче көннән үк ныклап шөгыльләнә башлады, төрле турнирларда югары күрсәткечләргә иреште, чемпион булды. Ул - иң яхшы укучыларымның берсе, һәрвакыт аны башкалар өчен үрнәк итеп куям. Студент булгач, кул сугышы белән шөгыльләнә башлады. Хәзер дә без аның белән аралашып торабыз, - дип сөйли аның тренеры Данил Шиһапов.

- Эльмирның тренер булып кайтмавына үкенмисезме? - дип кызыксынам мин аннан.

- Юк, дөресен генә әйткәндә, без аның спорттагы җиңүләре белән горурланабыз. Ул әле яшь, аның барысы да алда. Булачак һөнәрен ул үзе сайлаган, һәм аңа бары тик уңышлар гына телисе кала, - диде ул.

Кулына аттестат алгач, егет, максатчан рәвештә, Мәскәү вузына укырга керергә уйлый. “Мәскәү - зур мөмкинлекләр шәһәре”, - дип саный якташыбыз. Физик культурадан керү имтиханын ул йөз баллга тапшыра: бу – иң югары күрсәткеч. Уку йортында кул сугышы белән шөгыльләнә башлый. Россия һәм халыкара турнирларда җиңү яулый, спорт мастеры исемен ала. Әмма ирешкәннәр белән генә туктап калмый: интернетта Россия рекордлар китабы турындагы мәгълүматны күреп ала да гариза бирергә ниятли.

- Нишләп әле “юк” дидем һәм үземне идәннән этеп күтәрелү буенча сынап карарга уйладым. Рекордлар китабына эләгү өчен ике юл бар: аларга (комиссиягә) гаризаны электрон почта аша җибәрергә мөмкин, ләкин бу очракта озак көтәргә туры килә. Икенче ысул – түләүле гариза тапшыру. Ул чакта сиңа судья килеп, норматив кабул итә. Мин беренче ысулны сайладым һәм өч айдан артык көттем, - дип искә ала Эльмир. – Үземне видеога төшереп, аларга җибәрдем. Тик беренче тапкырында мине кабул итмәделәр, чөнки терсәкне тиешенчә бөгеп бетермәгәнмен. Миңа мөмкинлегең бар дип, яңадан эшләп җибәрергә куштылар. Бер ай шөгыльләнгәннән соң, бәхетемне тагын бер тапкыр сынап карарга булдым. Утыз секундка 42 тапкыр сул кулымда күтәрелдем. Һәм, нәтиҗәдә: Россия Рекордлар китабына кертелдем, медаль, сертификат белән бүләкләндем. Миңа кадәр бу нормативны үтәгәндә 36 тапкыр гына күтәрелә алганнар.
Хәзер безнең герой – Россия рекордчысы. Әмма аның уңышлары турында күп кеше белми дә, чөнки тыйнак егет мактанырга яратмый. Шулай бервакыт ул федераль каналларның берсендә физик һәм рухи яктан көчле кешеләр турындагы (алар каршылыклар полосасын узарга тиеш) экстремаль “Русский Ниндзя” проектын күрә һәм әлеге ярышларда катнаша башлый. Ул беренче тапкыр Мәскәү узышында көчен сыный. Эльмирның сүзләренә караганда, бу беренче карашка гына җиңел тоела. Әмма көндәшләр көчле: барысы да яшь, җиңел атлетлар, скалолазлар. Безнең герой исә икенче курста укыганда халыкара Мәскәү марафонында беренче урынны яулый.

- Яшьләргә киңәшем: хыялланырга гына түгел, ә максатлар куярга һәм аларга ирешергә кирәк. Үз үрнәгемдә шуны әйтә алам: хыялларның барысын да тормышка ашырырга мөмкин. Беренче ярышымны яхшы хәтерлим. Ул чакта рингта курку минем бөтен күнекмәләремне томалады, һәм мин җиңелдем. Әмма бу - алга барырга стимул. Әйтик, мин Россия Рекордлар китабына эләгү турында хыялланмадым да. Шушы көннәрдә исә Гиннесның рекордлар китабына - уң кулымда һәм сул аягымда бер минут эчендә күтәрелү өчен гариза бирдем. Минем кандидатурамны хупладылар. Хәзер документлар: шаһитлар, хронометрист, эксперт гаризалары җыям. Шулай ук сентябрь аенда Сочида узачак каршылыклар аша узышу буенча дөнья чемпионатында катнашу уем да бар, - диде ул.

Эльмир - үз максатларына һәм бурычларына ирешергә омтылучы яшь егет. Һичшиксез, без бу исемне тагын күп тапкырлар ишетербез, дип уйлыйм.
 

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk