Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Райондашлар, сез нинди чыршы сайлыйсыз?

Россиядә эшләнгән чыршылар 3 мең сумнан алып, 12 мең сумга, Кытайныкы - 500 сумнан өч мең сумга кадәр.

Аяк астында бозлавык, күк йөзе соры, ә кар көртләре әле кибет киштәләрендә генә булса да, Яңа елны беркем дә календарь битләреннән алып атмады. Ноябрь азагында ук кибетләрдә, сәүдә нокталарында бәйрәм бизәкләре пәйда булды. Кемнәрдер ялт-йолт килеп торган гирляндалар, уенчык Кыш Бабай һәм Кар кызлары яныннан битараф кына узса да, кайберәүләр Яңа ел мишурасын, бүләкләрне алдан әзерләп кую хәстәрен күрә башлады.

- Мин бу матурлык яныннан тыныч кына узып китә алмыйм. Өйдә чыршы уенчыклары белән тулы бер тартма бар, әмма ел саен тагын берәр әйбер сатып алмый калганым юк, - диде базарда товарлар сатып алучы Эльмира. -  Минем ике кызым үсеп килә. Олысы алтынчы сыйныфта укый, бик иҗади бала, шуңа күрә өйне дә ул бизи. Менә гирлянда-сетка сатып алдым. Арзан түгел, билгеле, аның каравы матур.

Әйе, ни генә дисәң дә, Яңа ел бәйрәме ул финанс чыгымнарыннан башка узмый. Без дә шул уңайдан кибетләрдә йөреп, бәяләр белән танышып кайтырга булдык.

Чыршы сайлыйбыз

Беренче эш итеп, чыршы белән сату итүче сәүдә нокталары янына тукталдык. Яшел чибәркәйләрнең ниндиләре генә юк анда! Әлбәттә, кайбер кукмаралылар тәмле исләре аңкып торган урман чыршысына өстенлек бирәчәк, әмма ясалмаларын сайлаучылар да байтак. Базарда очраган  бер сатып алучының сүзләренә караганда, ул да быел урман чыршысы куярга  уйлап тора икән.

- Минем өчен Яңа ел - ул һәрвакыт мандарин һәм чыршы. Без ел саен өйдә ясалма чыршы бизи торган идек. Быел бу гадәтне бераз үзгәртергә һәм чынын куярга булдык. Тик әлегә иртәрәк, урман чыршылары сатуда юк. Безгә бераз сабыр итәргә һәм чыршы базары эшли башлаганны көтәргә туры киләчәк, - диде 28 яшьлек Альбина.

Тик әлегә сүз “чын” чыршылар турында түгел. Минемчә, аның ясалмасы хәтта кайбер өстенлекләргә дә ия. Иң мөһиме - экономияле булуы. Аны бер тапкыр сатып алып, сез үзегезне берничә еллык чыгымнардан коткарасыз. Моннан тыш, бу чыршыны куллануы да уңайлы: кирәк вакытта тартмадан аласы һәм корып урнаштырып кына куясы. Чисталык өчен дә борчыласы юк: энәләре коелып җәфаламый.  Мондый яңа ел гүзәленең 150 сантиметрлысын 1100-1200 сумга сатып алырга була.

- Декабрь башында сатуга Россия һәм Кытайда җитештерелгән чыршылар кайтартылды. Аларга сорау зур. Яшьләр генә түгел, өлкән буын кешеләре дә сатып ала. Гадәттә, кечкенә “өстәл” чыршыларына өстенлек бирәләр. Бәяләре, әлбәттә, төрле һәм товарның зурлыгына карый. Россиядә эшләнгән чыршылар 3 мең сумнан алып, 12 мең сумга, Кытайныкы - 500 сумнан өч мең сумга кадәр. Күбесенчә кешеләр үзебездә җитештерелгән чыршыларны сайлый. Алар урман гүзәленнән бер дә ким түгел, бик матур, сыйфатлы итеп эшләнгән, энәләре йомшак һәм ямь-яшел төстә, ботаклары да бик куе, - дип сөйли базарда сатучы Альмира.

Нәрсә белән бизәргә?

Бәйрәмнең төп атрибуты турында сөйләштек. Ә хәзер аны нәрсә белән бизәргә дигән сорау килеп туа. Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп үтик: кайбер чыршылар матур итеп бизәлгән килеш сатыла, бернинди өстәмә акча да таләп итми.

Әйтик, 1,2 метр биеклектәге өстәмә декор һәм ялтыравыклы җепләре булган идән чыршысы 4200 сумга төшәчәк. Чыршы уенчыклары, шарлар, төрле сыннар, күркәләрне аерым һәм төргәкләп тә сатып алырга мөмкин. Бәяләр дә төрле. Алты түгәрәк уенчыктан торган җыелманы - 55 сумга, ә бер чыршы шарын 25 сумга табарга була. Әгәр сез чыршыгызның ялтырап, җемелдәп торуын телисез икән, аны бизәүне гирляндалардан башлагыз. Сәүдә киштәләрендә алар күптөрле. Мәсәлән, өйгә куела торган 20 лампадан торган электр гирляндасының бәясе 200 сумга якын. Урам өчен ясалганнары да бар, алары 450 сумнан башланып, өч мең сум белән тәмамлана. Агачның очына куела торган йолдыз рәвешендәге уенчык 50 сум тирәсе тора. Сүз уңаеннан, шуны да әйтик: сатып алучылар арасында Раштуа веноклары аеруча популяр икән. Аларны 250 сумга сатып алырга мөмкин. Барлык кибетләр дә диярлек киләсе елның символикасы - тычкан ясалган товарлар тәкъдим итә. Ә тычкан рәсеме төшерелгән магнит, йомшак уенчыклар 50-80 сумнан башлана.

Костюмнар

Яңа ел алдыннан балалар киемнәре белән сәүдә итүче кибетләр дә үз ассортиментларын шактый төрлеләндергән. Әти-әниләргә балалар бакчасы, мәктәпләрдә үткәреләчәк бәйрәмгә кыз-улларын киендерү өчен ниләр генә юк анда: матур бантлар, чәч кадагычлар, таҗлар, күлмәкләр дисеңме...

- Маскарад костюмнары, купшы күлмәкләр, Кыш бабай һәм Кар кызы киемнәрен инде декабрь башында ук сорый башладылар. Мәсәлән, “Петрушка” , “Төлке”, “Куян” кебек әкият персонажларының костюмнары 450 сум тора, - диде сәүдә нокталарының берсендәге сатучы.

Ә кечкенә принцессаларның күлмәкләре уртача 2000-2500 сумга төшә.

Без кайбер кибетләр буенча гына йөреп чыктык. Ә акчагызны ничек янга калдырасын үзегез хәл итәсез.

Якынлашып килүче бәйрәм белән сезне!
 

Ясалма чыршы бәяләре:

60 сантиметрлысы - 160,
90 сантиметрлысы - 260,
120 сантиметрлысы - 650,
150 сантиметрлысы - 1100,
180 сантиметрлысы 1650 сумнан башлап.

Белгечләр фикеренчә, якынлашып килүче Яңа елны бәйрәм итүгә россиялеләр уртача 19,3 мең сум акча тотарга планлаштыра. Узган ел белән чагыштырганда көтелгән чыгымнар 14 процентка арткан. Ул чакта россиялеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә 16,9 мең сум акча тотарга ниятләгән булган.

 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X