Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда эшләп килүче оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде (+Фоторепортаж)

Очрашу барышында җитәкчеләр металл савыт-сабалар заводында, "Стройком" оешмасында, Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында булып, тәҗрибә уртаклаштылар. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, диләр. Кукмарада газ да җитештерелми, нефть тә чыгарылмый, районыбызның төп байлыгы - аның һөнәрле халкы. Бу фикерне очрашуда еш ишетергә туры килде. Эшләмичә генә югары үрләр яулап, тормыш шартларын яхшыртып...

Очрашу барышында җитәкчеләр металл савыт-сабалар заводында, "Стройком" оешмасында, Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында булып, тәҗрибә уртаклаштылар.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, диләр. Кукмарада газ да җитештерелми, нефть тә чыгарылмый, районыбызның төп байлыгы - аның һөнәрле халкы. Бу фикерне очрашуда еш ишетергә туры килде. Эшләмичә генә югары үрләр яулап, тормыш шартларын яхшыртып булмый. Ә безнең як халкының кулыннан эш килә, тирә-ягыбызда урнашкан оешма-предприятиеләрнең күплеге, шуның нәтиҗәсе. Әмма үз эшеңне булдыру өчен һөнәрең буенча белгеч булу гына җитми, сәүдә эшенә "кулың ятуы", һәм, әлбәттә, дәүләт ярдәме, җирле җитәкчелекнең уңай карашы да сорала.

-Мондый очрашу районда беренче тапкыр оештырылды. Аның максаты районыбыз эшмәкәрләрен берләштерү, бер-берсенең эшчәнлеге белән таныштыру, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев. - Мин сигез ел "Восток" хуҗалыгын җитәкләдем. Минем өчен авыл хуҗалыгыннан да авыр хезмәт юктыр кебек тоела иде, ә киез итек-киез комбинатында булганнан соң фикерем үзгәрде. Шуңа күрә башкаларның эш тәҗрибәсе белән танышу сезгә дә файдалы булыр, дип уйлыйм. Һәркем бу очрашудан яңалык, кирәкле мәгълүмат алып, киләчәктә хезмәттәшләрне читтән түгел, ә үзебездән табар, дип ышанам. Бердәм булып эшләсәк иде.

Районда кемдер авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек җитештерә, терлекчелек белән шөгыльләнә, икенчеләре төзелеш материаллары эшләп чыгара. Әмма нинди генә өлкәне алсак та, ул үзе генә яши алмый. Башка оешмалар белән элемтәгә керергә туры килә

-Без шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгылләнәбез. Шулай ук үзебезнең крестьян-фермер хуҗалыгыбыз бар. Анда йөз егерме баш тирәсе мөгезле эре терлек асрала, шуның кырык сигез башы савым сыерлар. Дүрт йөз гектар җиребез бар, - дип сөйләде Олыяз авылыннан Рафис Галиев. - Эшнең тыгыз вакыты, әмма мондый очрашуга берничә сәгатьне сарыф итәргә буладыр, дип уйлыйм. Чөнки бу яңа җитәкчеләр белән, башка оешмаларның эш процессы белән танышырга мөмкинлек бирә.

Билгеле, эшмәкәрлекне үстерү бик мөһим. Бу, бер яктан, халыкны эш белән тәэмин итү мөмкинлеген бирсә, икенче яктан, район бюджетын керемнәр белән тулыландыручы чыганак та бит.

-Без, оешма-предприятие җитәкчеләре үзебез өчен хенә түгел, хезмәткәрләребез өчен дә җаваплы. Аларга эшләрендә уңайлы шартлары тудыру, хезмәт хаклары белән тәэмин итү безнең җаваплылыкта. Район үсешенә дә өлеш кертсәк иде, - диде Рамазан абый Юнысов.

Район бизнесының тоткасы булган оешма җитәкчеләренең кадерле вакытларын башкаларның эш-тәҗрибәсен өйрәнү өчен сарыф итүләре эзсез узмас. Күңелләрендә ниндидер уйлануларга, хезмәтләрендә тагын да алгарышка бер этәргеч булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk