Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Продуктларга кытлык турындагы ялган расланмады - видеохисап

Корреспондентлар Кукмара кибетләрендәге хәлне ачыклады.

Коронавирус куркынычы янау сәбәпле, 15 апрельгә кадәр республикада махсус санитар-эпидемиологик режим игълан ителде. Әлеге чорда массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар уздыруга чикләү кертелде. Әмма күпләр, әлеге чикләү һәм киңәшләрне үзләренчә кабул итеп, бу көннәрдә сәүдә нокталарына ябырылды. Барлык социаль челтәрләрдә, мессенджерларда бушап калган кибет киштәләре төшерелгән фотолар һәм видеоязмалар барлыкка килде. Алардан күренгәнчә, аеруча ярма, тоз, шикәр комы, консерв һәм токмачларга сорау зур булган. Ә менә Кукмарада хәл ничегрәк булды икән? Шәһәрнең берничә азык-төлек кибетендә булып, сатучылар белән аралашып кайттык.

Иң беренче итеп, Ленин урамындагы универсамга кердек. Биш-алты кеше киштәләр тирәсендә кайнаша, товар сайлый иде, тагын берничәсе арба белән касса тирәсендә чират көтә. Кәрзиннәрендә  – көнкүреш химиясе товарлары, печенье, ярымфабрикатлар. Киштәләрдә чәй, тушенка, консервланган продуктлар, конфет, татлы ашамлыклар, казылык... һәм башка азык-төлекнең һәммәсе бар.

«Бездә бар да тәртип, ыгы-зыгы юк. Гадәти режимда эшлибез. Кибетнең киштәләре буш түгел, төрлелек зур: ярма һәм токмачларның берничә төрен һәм башка бик күп товарлар сатып алырга мөмкин. Азык запасы складта да җитәрлек», - дип сөйли кибет директоры Светлана Бирюкова.
Сатып алучыларның сүзләренә караганда, һәрнәрсәне аңлап кабул итәргә, паникага бирелмәскә кирәк.

 

«Телевизордан кешеләрнең күпләп азык продукты җыйганын күрсәттеләр. Паника – үзе чир бит ул. Тиздән бар да җайланыр, дип уйлыйм. Безнең балалар шәһәрдә яши, алар да әлеге ыгы-зыгыны тыныч кабул итте. Без – авыл кешеләре. Бәрәңге, яшелчәләр бар, тозлы әйберләр дә бик күп әле. Барысы да экологик яктан чиста. Бүген кибеткә оныгым белән көнкүреш кирәк-ярагы алырга дип килдек», - ди Өлгедән 60 яшьлек бер ханым.

Ленин урамындагы икенче бер сәүдә ноктасында да гадәттәгечә эшлиләр. Киштәләр тулып тора, көннең беренче яртысында кеше дә алай күп түгел үзе. Әмма шулай да соңгы вакытта кибеткә керүчеләр күбәйгән.

«Өлкәннәр, гадәттә, ярма, арзанрак бәягә токмач, үсемлек мае сатып алды. Бүген консервларга сорау зур. Без товар запасын һәрчак контрольдә тотабыз, киштәләр бушауга, кайтарабыз, - ди супермаркет администраторы.

Редакция янындагы берничә вак кибеткә дә сугылдык. Сатучыларның сүзләренә караганда, кукмаралылар элек тә азык-төлек, гигиена чараларын күп ала торган булган.

«Үзебездә җитештерелгән борай ярмасын яратып алалар. Товарлар запасы бик күп, кирәк булган саен кайтарып торалар. Бәя күтәрелү әлегә күренми, бар да шул килеш», - ди алар.

Сүз уңаеннан: базарда сатучылар да ыгы-зыгы булуына игътибар итмәгән. Шулай да атна уртасына караганда ял көннәрендә базарга кеше күбрәк килгән.

Игътибарны шәхси гигиена кагыйдәләрен саклауның мөһимлегенә юнәлтәсе килә. Көн дәвамында даими рәвештә кулларны юарга, көн саен душ керергә, эштә бүлмәләрне җилләтергә, дымлы чүпрәк белән өстәл, тәрәзә төпләрен, идәннәрне сөртергә, халык күп булган урыннарда медицина битлекләре кияргә киңәш итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk