Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Постта торганда биергә өйрәндем, - ди сугыш ветераны

Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашуга барырга туры килсә, куркып, шикләнеп тә куясың: сәламәтлеге ничек икән, аралаша аламы? Әлеге чор кешеләре инде хәзер олы яшьтә булу белән беррәттән, яшьлектә күргән авыр язмышлары да гомерләр узган саен үзен сиздерми калмый. Зур Сәрдек авылында яшәүче Әхәт абый Вәлиевка күз тимәсен, сөбеханалла, сөйләшүе...

Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашуга барырга туры килсә, куркып, шикләнеп тә куясың: сәламәтлеге ничек икән, аралаша аламы? Әлеге чор кешеләре инде хәзер олы яшьтә булу белән беррәттән, яшьлектә күргән авыр язмышлары да гомерләр узган саен үзен сиздерми калмый. Зур Сәрдек авылында яшәүче Әхәт абый Вәлиевка күз тимәсен, сөбеханалла, сөйләшүе дә көр, бик ачык, аралашырга да күңелле кеше булып чыкты. "100гә дә җитәм әле мин, Алла боерса", - дип, күтәренке кәеф белән каршы алды ул безне.

Чыгышы белән Әхәт абый Кайбыч районыннан икән, Зур Русак авылыннан. Ватан алдындагы бурычын үтәргә дә унҗиде яшьлек егет 1943 елны шуннан алына. Көнчыгышка, Монголия Халык Республикасына Байкал арты фронтына җибәрәләр аны. Кытайны Япон гаскәрләреннән азат итүдә катнаша ул. Әмма бу җиңү өчен аларга сусыз далалар аша үтеп, Гоби чүлен кичәргә туры килә. Японнар исә Совет гаскәрләре бу юлдан килерләр дип башларына да китермәгәннәр, шуңа күрә ул урында күп армия дә тотмаганнар.

-Әлеге юлны үткәндә сусызлыктан тәмам тилмердек, тирә-юньдә бер яшеллек тә юк. Көнгә бер фляга су бирәләр иде. Диңгез күренә... барабыз, суы авызга алырлык түгел, тозлы. Хәлсезләндек, бөтен әйберләрне ташлап калдырдык, үзебез белән винтовка, каска, көрәк кенә калды. Бервакыт борыннан кан китте һәм мин егылганмын, берни дә хәтерләмим, госпитальдә уянып киттем. Бары тик бик текә Хинган тавына менеп җиткәч, җиңел суладык, анда яшеллек иде, - дип, коры үлем дәрьясы аша узганда күргәннәрен бәян итте ветеран.

Чирин шәһәренә барып җиткәч, аларга сугыш беткәнлеге турында игълан итәләр. Шуннан соң, янәдән Монголиягә кайтып, 1950 елга кадәр хезмәтен дәвам итә әле ул. Шулай итеп, җиде ел гомерен ил сагында үткәрергә туры килә аңа.

Ә безнең якларга килеп төпләнүгә төп сәбәпче аның тормыш иптәше -Зур Сәрдек авылы кызы Асия апа була. Язмышларында язган булгач, бу ике йөрәк Яшел Үзән шәһәрендә очрашып кавыша. Әхәт абый үзе шпал, ә Асия апа фанер ясау заводында эшли торган була. Асия апаның якыннарының вафатыннан соң, туган нигезе бушап калгач, 1964 елны бирегә кайтып төпләнәләр. Әхәт абый башта колхозда сөт ташу машинасында эшли, аннары мәктәпкә сантехник булып урнаша. Асия апа исә көнкүреш комбинатында техник хезмәткәр булып хезмәт куя.

Әмма туган яклар онытыламы соң! Әхәт абыйның да бер елны да Кайбычка бармыйча калганы юк икән. "И-и, кая кирәк, кияү хәзер җилдертеп кенә илтеп куя! Тик анда туганнарым гына үлеп беттеләр инде", - диде ветеран.

Асия апа белән алар уңган-булган биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, ике уллары якты дөньядан иртә китеп барган. Иң кечесе Илдар ясаган картиналар, агачтан бизәкләп эшләнгән шкафларны Әхәт абый горурланып күрсәтте: "Истәлеге итеп кадерләп саклыйбыз", - диде. Бүгенге көндә алар кызлары Сания апа тәрбиясендә тыныч картлык кичерәләр. Башка балалары да артык еракка таралмаган: Марат абый Кукмарада, Рамил абый Янил авылында яши, Вахитов исемендәге хуҗалыкта эшли.

Авылда кемнән генә сорасаң да: "Биюче Әхәт абый", - дип йөртәләр аны. Клубта үткәрелгән бәйрәм чараларында, Сабантуйларда күп тапкырлар чыгыш ясаган ул.

-Каян шулай биергә өйрәндегез? - дип кызыксынам ветераннан.

-Постта торганда, - дип елмаеп җавап бирде ул. - Анда салкын бит, аяклар үзеннән-үзе тыпырдый. Ансамбльгә йөри, концертлар куя идек. Мине гел биетәләр, шунда "Цыганочка", "Эх, яблочка" көйләренә күп биедем, "Әпипә"гә дә өйрәндем. Аннан соң ел саен Сабантуйларга, авыл клубында үткәрелгән концертларга да чакыралар иде. Хәзер генә аяклар йөрми инде, - диде ул.

Әле оста биюче генә түгел, Зур Сәрдек хоккей командасының иң өлкән җанатары да ул Әхәт абый. "Үзем уйный белмәсәм дә, башкаларны рәхәтләнеп карыйм", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев