Мәмәширдә яңа мәдәният йорты ачылды (+Фото)
Бүген Мәмәшир авылында сөенечле вакыйга булды - яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Әлеге бина үз эченә фельдшер-акушерлык пункты, китапханәне дә ала. Шулай ук авыл җирлеге башлыгының да эш бүлмәсе шунда. Мәмәширлеләрнең шатлыгын район җитәкчесе Сергей Димитриев та уртаклашты. -Мәдәният йортыбыз бик иске, 1936 елда ук салынган иде. Монысы менә...
Бүген Мәмәшир авылында сөенечле вакыйга булды - яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Әлеге бина үз эченә фельдшер-акушерлык пункты, китапханәне дә ала. Шулай ук авыл җирлеге башлыгының да эш бүлмәсе шунда. Мәмәширлеләрнең шатлыгын район җитәкчесе Сергей Димитриев та уртаклашты.
-Мәдәният йортыбыз бик иске, 1936 елда ук салынган иде. Монысы менә дигән, сөенеп бетә алмыйбыз. Әлеге бина буш тормасын, чын мәгънәсендә мәдәният учагына әверелсен иде, - ди Мәүлит Шакиров.
Бинаны Расих Шакироов җитәкчелегендәге "Промкомбинат" төзелеш оешмасы сафка бастырган. Җирлек башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов, клуб мөдире Рузилә Мотыйгуллиналарның, авыл халкының да төзүчеләргә рәхмәтләре зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев