Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ирада Әюпова: Мәдәният хезмәткәрләре ул - яктылык тудыручы кешеләр

Татарстан мәдәният министры эш визиты белән Кукмара районында булды.

Бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова эш визиты белән Кукмара районында булды.

Кунак Югары Шәмәрдән авылында төзелә торган клуб бинасында һәм Иске Юмьядагы мәдәният йортында, Кукмара музыка мәктәбендә, район үзәк китапханәсендә булды мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашты.

Аны район башлыгы Сергей Димитриев, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев һәм башкалар озатып йөрде.

Ирада Хафизҗан кызы районда мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләрне югары бәяләде.

«Без бу үзгәрешләрнең замандашлары булуыбызга бик шатмын. Көн саен яңалыклар белән очрашабыз, шуңа күрә аларның бары тик уңай гына булуын телисе килә. Балаларны күбрәк иҗатка җәлеп итәргә: алар белән шөгыльләнергә, түгәрәкләр оештырырга кирәк. Шул вакытта гына халыкның мәдәнияте артачак», - дип билгеләп үтте министр.

Аның сүзләренә караганда, монда мәдәният хезмәткәрләре дә зур роль уйный.

«Мәдәниятне - күңел ачу, ә мәдәният хезмәткәрләрен массакүләм чараларны оештыручылар буларак кенә кабул итү дөрес түгел. Алар - яктылык тудыручы һәм рухи кыйммәтләрне саклаучылар. Хезмәтләре игелекле һәм хөрмәткә лаек», - диде ул.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны», Рушан Кашаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk