Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күз буяу өчен генә пандус кирәкме?

Районда "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыруга үзебез дә өлеш керттек: редакциягә керү юлына пандуслар, култыксалар ясатып куйдык, ишекне дә тиешле үлчәмнәргә туры килә торганына алыштырдык. -Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңай шартлар тудыру иң элек сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү, мәгариф, мәдәният, торак белән бәйле өлкәләргә бурыч итеп...

Районда "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыруга үзебез дә өлеш керттек: редакциягә керү юлына пандуслар, култыксалар ясатып куйдык, ишекне дә тиешле үлчәмнәргә туры килә торганына алыштырдык.

-Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңай шартлар тудыру иң элек сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү, мәгариф, мәдәният, торак белән бәйле өлкәләргә бурыч итеп куела, - ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева. - Программа кысаларында агымдагы елда Манзарас, Кукмара өченче урта мәктәпләрендә, Зур Сәрдек гимназиясендә - 850шәр мең, "Ялкын" спорткомплексында - бер миллион, ә район Мәдәният йорты, Зур Сәрдек клубында 760ар мең сумлык ремонт ясалды.

-Безнең гимназиядә 297 укучы белем һәм тәрбия ала. Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның яшьтәшләре белән бергә гади мәктәпләрдә укуын тәэмин итү максатында, барлык белем йортларында да инклюзив белем бирү системасы кертелде. Ике укытучыбыз әлеге юнәлештә укып та кайттылар, шулай ук директорлар, аларның урынбасарлары өчен дә семинарлар оештырылды, - ди Зур Сәрдек гимназиясе директорының укыту буенча урынбасары Айгөл Мостафина. - Гимназия бинасының төп һәм запас керү-чыгу юлларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус юллар, пандуслар ясалды, баскычларга сары төстәге, тоеп беленә торган плитәләр җәелде, ишекләр киңәйтелде. Шулай ук бәдрәф тә махсус җиһазландырылды, бер сыйныф бүлмәсе әзерләнде.

Кукмара Саклык банкында электрон чиратлар булдырылу биредәге хезмәт күрсәтүне күпкә җиңеләйтте. Юкса, таякка таянган яисә инвалид арбасындагы кеше өчен озын чиратларда тору бик авыр иде. Шулай ук банкта пандус, култыксаларның булуы, керү мәйданчыгында реконструкция эшләре башкарылу да уңай күренеш. Район суды, үзәк дәваханә, Пенсия фонды, эчке эшләр бүлеге, үзәк китапханә, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, социаль яклау бүлеге, "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге, җир кадастрасы палатасы, БТИ, "Татэнергосбыт", тимер юл вокзалы, район Мәдәният йорты, "Ак Барс" банкы янында инвалидларга автомобильләрен калдыру өчен махсус транспорт тукталышлары бар. "Аккорд", поселокның Ворошилов урамындагы "Ритуаль хезмәтләр", "Эссен", "Магнит", "Корпорация үзәге" кибетләрендә, "Казан аптекасы", "Зилант", "Ялкын" спорт мәктәпләре, "Олимп" боз сарае, электр элемтәсе, почтамтп, мәдрәсә һәм кайбер балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бу юнәлештә шактый эш башкарылды.

Яңа төзелүче күпкатлы йортларда да инвалидлар өчен мөмкинлекләр булдырылган. Аларда подъезд ишегеннән кергәч, коляска белән менү өчен күчмә баскыч куелган. Шулай ук поселокта элегрәк төзелгән сигез күпкатлы йортта да мондый җайланмалар бар.

-Кибетләр төзүче кайбер шәхси эшмәкәрләрнең пандуслар урнаштыру тәртибе буенча киңәш сорап килүләренә сөенәбез. Әлеге җайланмаларны белгечләр ясаган вакытта барлык тиешле таләпләр дә үтәлә. Ә инде күз буяу, исем өчен генә пандус куюдан бернинди мәгънә юк, - ди район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов. - Моннан өч ел элек районда социаль объектлар, транспорт һәм инженерлык инфраструктураларының инвалидлар һәм хәрәкәтләре чикләнгән затлар өчен уңай булуына бәя бирүче эшче төркем оешкан иде. Комиссия һәрдаим тикшерүләр уздыра. Без үзебез белән инвалид арбасы да алып чыгабыз. Комиссия составында булган мөмкинлеге чикле Галина Юшкова инвалид арбасына үзе утырып, пандусларның торышын сыный. Әгәр дә арба белән менә ала икән, димәк, бар да тәртиптә. Юк икән, кимчелекләрне төзәтү өчен бу хакта хуҗа кешегә хәбәр ителә.

Район инвалидлар җәмгыяте мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында уңайлы мохит белән бәйле рәвештә анкеталар да уздырган. Сораштыруда таяк белән йөрүчеләр һәм инвалид арбасында хәрәкәт итүчеләр катнашкан. "Миңа икенче катта урнашкан салым инспекциясенә баскычлардан күтәрелү авыр", - дип яза таяк белән йөрүче 77 яшьлек бер ир кеше. Тагын бер таяк белән йөрүче һәм инвалид арбасы белән хәрәкәт итүче исә үзләренең автобуска, кайбер сәүдә үзәгенә бөтенләй керә алмауларын билгеләп үткәннәр, үзәк аптеканың баскычы текә булуын да ассызыклаганнар.

2016 елның 1 гыйнварыннан "Инвалидларның хокуклары турындагы Конвенция раслану уңаеннан инвалидларны социаль яклау мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы" законга үзгәрешләр керәчәк. Аның максаты: инвалидларга карата толерантлы мөнәсәбәт формалаштыру, аларга башкалар белән беррәттән, төрле оешмаларның хезмәтләреннән файдалану өчен мөмкинлекләр тудыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев