Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары Кукмараның төп урамы буйлап узды

Төп чыршыны ачу тантанасы парадның кульминациясе булды.

Бүген Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары Кукмараның төп урамы буйлап узып, якынлашып килүче Яңа ел тантанасына старт бирде.

Яңа ел бәйрәменең кунакларын каршы алырга теләүчеләр бик күп җыелган иде.

Костюмлы йөреш инде районда традицион чарага әверелде. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм популяр әкият персонажлары ролендә мәдәният учреждениеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Комсомол мәйданында төп чыршыны ачу һәм утларны кабызу парадның кульминациясе булды.

Фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk