Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыш бабайның бүләге – Яңа ел табынына 10ар килограммлы Яңа ел күчтәнәчләренең ияләре билгеле булды (+Фотолар)

Ниһаять, газета укучыларыбызга быелгы елның соңгы бүләкләрен дә тапшырдык. 1 декабрь-24 декабрь көннәрендә газетага язылучылар арасында Кыш бабайның бүләген - Яңа ел табынына 10ар килограммлы Яңа ел күчтәнәчләрен уйнатачакбыз, дип вәгъдә биргән идек. 25 декабрьдә аларның кемнәргә насыйп булганлыгы ачыкланды. Редакциягә алып килеп күрсәткән, почта аша җибәргән квитанцияләр нигезендә шактый...

Ниһаять, газета укучыларыбызга быелгы елның соңгы бүләкләрен дә тапшырдык. 1 декабрь-24 декабрь көннәрендә газетага язылучылар арасында Кыш бабайның бүләген - Яңа ел табынына 10ар килограммлы Яңа ел күчтәнәчләрен уйнатачакбыз, дип вәгъдә биргән идек.

25 декабрьдә аларның кемнәргә насыйп булганлыгы ачыкланды. Редакциягә алып килеп күрсәткән, почта аша җибәргән квитанцияләр нигезендә шактый зур гына исемлек (барлыгы 625 абунәче) төзелде. Нәтиҗәдә, Байлангар авылыннан Азат Гәрәев (328 сан) һәм Зур Кукмарадан Илдар Габбасовларның (341сан) отыш ияләре икәнлеге билгеле булды.
Бүләкләрне килеп алырга чакыргач: "Кыш бабай шигырь сөйләп күрсәтмичә капчыкларны бирмәс, дүртьюллык булса да өйрәнеп килегез әле",- дип телефон аша кисәтеп тә куйдык. Булдырдылар бит, берникадәр каушап, Кыш бабайдан балачактагыдай "куркып"сүзләрен оныткалап алсалар да, тырышып-тырмашып, үзләреннән дә өстәп башкарып чыктылар.
Алар авыл хуҗалыгында хезмәт куя икән, Азат "Восток" хуҗалыгында терлекләрне ясалма орлыкландыру белгече булып эшләсә, Илдар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсендә агроном. Икесенең дә бу өлкәдә хезмәт стажлары 26 ел.
-Тормыш иптәшем Фирдания белән гаилә коруыбызга 25 ел була, башка чыкканнан бирле, 24 ел инде "Хезмәт даны"ннан аерылганыбыз юк, - ди Азат Гәрәев. - Фирдания шалтыратып хәбәр иткәч, беркавым ышанмыйча, шаяртадыр дип уйлаган идем. Сезгә Яңа елда яңа иҗат уңышлары, тиражыгызның кимемәвен телим.
Илдар Габбасов исә күчтәнәчләрне кабул итеп алгач: "50 яшемә җитеп, бер бүләк тә отканым юк иде. Гомумән, безнең кебек гап-гади кешегә отыш чыгадыр дип ышанмый идем, - диде. - Могҗизалар бар икән ул".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk