Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның «Идел» бию ансамбле «Славянские самоцветы» халыкара конкурсында лауреат булды

Жюри составына танылган мәдәният эшлеклеләре бар иде.

Беларусь Республикасында «Славянские самоцветы» бию осталыгының VIII Халыкара яшьләр конкурсы тәмамланды, анда Кукмара шәһәреннән «Идел» бию ансамбле катнашты.
Төрле республикалардан һәм Россия шәһәрләреннән килгән дүрт дистәгә якын хореография коллективы компетентлы жюри хөкеменә үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итте. Жюри составына Россиянең танылган хореографлары Ирина Степанченко, Константин Кейхель, Беларусссия Республикасының атказанган артисты Татьяна Шеметовец бар иде.

30 октябрьдә узган гала-концертта конкурс нәтиҗәләре игълан ителде, һәм «Идел» бию ансамбле беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, шулай ук икенче һәм өченче дәрәҗә лауреат булды.

«Конкурс безне рухландырды, дәртләндерде, Минск шәһәре үзенең матурлыгы, архитектурасы белән таң калдырды. Биюләрдә көндәшлек бик көчле булды, чөнки барысы да номерларын оста башкаралар. Сәхнәдә без иң яшь коллектив идек, шуңа да карамастан лаеклы чыгыш ясадык. Әлбәттә, бик дулкынландык, ата-аналар да балалардан ким борчылмадылар. Ләкин көндәлек репетицияләр һәм тырышлыклар югары нәтиҗәләр белән сөендерде. Конкурста без өч бию башкардык: “Кукмара киез итекләре”, “Кышкы уеннар”, “Кавказ ритмнары”. Моннан тыш, без “Иң яхшы җанатарлар төркеме” конкурсында да җиңүче булдык. Тавыш бирүдә безгә ярдәм зур булды, аларның күбесе - Кукмара районында яшәүчеләр. Бу тагын бер кат халкыбызның бердәмлеге турында сөйли», - дип, кичерешләре белән уртаклашты коллектив җитәкчеләре Линара һәм Тимур Шәриповлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев