Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның "Степан Разин" командасы "Мөхәммәтшин Кубогы"на узган футбол турнирында җиңү яулады

Әлеге турнир Кукмарада алтынчы ел уза

Бүген Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында "Мөхәммәтшин Кубогы"на футбол буенча турнир узды. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Ринат Мөхәммәтшиннын улы Рөстәм Мөхәммәтшиң, аның якыннары, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, "Рубин" футбол клубының башкарма директоры Константин Дзюба һәм башкалар катнашты.

-Менә алтынчы ел рәттән август аенда "Мөхәммәтшин Кубогы"на турнир уза. Ел саен ул истә калырлык һәм мавыктыргыч үтә. Чара  Татарстанның спорт тормышында мөһим вакыйгага әйләнде. Бу исә әтием Ринат Мөхәммәтшин салган идея алга таба үсә дигәнне аңлата. Уенчыларга уңышлар, иминлек телим, - диде Рөстәм Ринат улы.

Өченче урын өчен "Яшьлек" (Шәмәрдән) һәм "Саба тәрәзәләре" (Саба) көрәште. Финалда "Степан Разин" (Кукмара) һәм "Комаровка" (Теләче) командалары очрашты.
 

Быелгы уеннарның җиңүчесе "Степан Разин" (Кукмара) командасы булды. Егетләргә Күчмә Кубок тапшырылды.


Икенче урында - "Комаровка", өченче урында "Яшьлек" командасы.

Турнирның иң яхшы капкачысы - Ильнур Тимербаев "Комаровка" командасы. Иң яхшы саклаучы - Раил Вәлиев ("Саба тәрәзәләре"). Иң яхшы ярымсаклаучы - Рөстәм Маннанов ("Яшьлек" командасы). Иң яхшы хөҗүмче - Илназ Габдрәхимов ("Степан Разин" командасы).
 

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk