Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның полиция хезмәткәрләре маска режимын саклауны тикшерә

Закон таләбен бозучыларга административ беркетмәләр төзелә.

Коронавирус белән бәйле чикләүләрнең күбесе бетерелүгә карамастан, җәмәгать урыннарында битлекләр кию мәҗбүри булып калды. Ярты ел дәвам иткән пандемия вакытында яңалыкларга күнегергә мөмкин булса да, кызганыч, кайберәүләр кагыйдәләрне бар дип тә белми. Полиция хезмәткәрләре янә Кукмара урамнарына чыкты һәм кибетләрдә битлек режимының үтәлү-үтәлмәвен тикшерде.

Кукмара районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамимл Нургалиев сүзләренә караганда, хокук саклау органнары хезмәткәрләре көн саен җәмәгать урыннарында ммаска режимын тикшерәләр икән. Рамил Нургалиев тиешле таләпләрне үтәмәүчеләрне 1 мең сумнан башлап штраф көтүен дә билгеләп узды.

«Безнең максат – халыкны штрафка тарту түгел, ә таләпләрне үтәү үз сәламәтлегең, әйләнә-тирәдәгеләр өчен мөһим булуын аңлату. Көн саен уртача 4-5 кеше штрафка тартыла. Полиция хезмәткәрләре белән бергә мобиль төркемнәр дә эшли. Еш кына кайбер кибетләрдә мондый күренеш күзәтелә: сатучылар битлекне иякләренә төшереп куйган булалар, ә полиция хезмәткәрен күргәч, борыннарына кадәр күтәреп куялар. Битлек ул иң беренче чиратта үзеңнең иминлегең өчен кирәк. Кызганычка каршы, бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән авыручылар бик күп. Район буенча рәсми рәвештә 52 авыручы исәпләнә. Без алар белән элемтәдә булган кешеләрне тикшерәбез, аңлату әңгәмәләре алып барабыз», - дип билгеләп узды Рамил Нургалиев.

Рейд барышында 16 беркетмә төзелде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk