Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның "Нараткай" лагеренда "Фестиваль Нараткай Live" дигән иҗади смена старт алды

23 июльдән 9 августка кадәр сәламәтләндерү лагеренда 43 бала ял итәчәк.

"Лагерьда ике йорт бар: "Tik tok house һәм "Like house". Балалар 18 көн дәвамында үзләренең артист, иҗади, интеллектуаль икәнлекләрен, спорт, музыка өлкәсендәге сәләтләрен ачыклап ярышачак. Аларга бу эштә баш продюсер-лагерь директоры, продюсер-смена начальнигы, режиссер-педагог-оештыручы, сценарист-әйдаманнар ярдәм итәчәк. Чараларда актив катнашкан өчен һәр өй "лайк"лар җыеп, смена азагында иң популяр йорт билгеләнәчәк. Йолдызлар үзләрен гример, оператор, сценарист, каскадер, актер ролендә сынап караячак. Балалар үзләренең challenge эшләтеп җибәрәчәк, яңа трендлар булдырачак. Йортлар ТАССР төзелүнең - 100, Кукмара муниципаль районының - 90, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларда катнашачак. Смена дәвамында балалар музыкаль клипларын төшерәчәк, йөзү аппаратлары корачак, «Мир наизнанку» чарасы кысаларында төрле илләрнең традицияләре белән танышачак», - дип хәбәр итте лагерь директоры Әмир Хәкимуллин.
Шулай ук коронавирус буенча эпидемиологик хәл аркасында, лагерьда көн саен иртән һәм кичен һәр баланың һәм хезмәткәрнең тән температурасы үлчәнелә, биредә социаль дистанция саклана.
Лагерьның эш режимы яңадан каралган, отряд чаралары, кызыксындыру дәресләре, түгәрәкләр төрле отрядларда аерым алып барыла.
Массакүләм чаралар уздыру, шул исәптән лагерьга ата-аналарның килүе туктатылган.

фото "Нараткай" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk