Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралыларны бәйрәмгә чакырабыз

Быелгы Корбан бәйрәме 20, 21, 22 июль көннәренә туры килә.

 Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 20 июль, сишәмбе көнне үткәрелә. Бу көнне иртәнге намаз 2 сәгать 30 минутта укылачак, гает намазы исә 3 сәгать  45 минутта башланачак. Ике намаз арасында вәгазь була.
Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, мәчетләргә битлек киеп килү сорала. Бинага сыймаган кешеләргә мәчет янындагы территориядә вәгазь тыңларга һәм бәйрәм намазын укырга мөмкин. Мәхәллә халкы белән килешеп, гает чараларын ачык һавада - сөйләшенгән аерым урында да үткәрергә була.
Чалынган корбанлык итен шәригать буенча өч өлешкә бүлү мәслихәт: бер өлеше мохтаҗларга сәдака итеп өләшенә, икенчесен күрше-күләнгә, туганнарга күчтәнәч итеп бирергә мөмкин (алар фәкыйрь булмаса да), өченчесен үз гаиләңә калдырырга ярый. Итне тулысынча өләшеп бетерү дә тыелмый. Соңгы вәзгыятьне исәпкә алып, оешмаларга, әйтик, мәчеткә яки мәдрәсәгә корбан итен тапшырыр алдыннан аны ветеринария белгеченә тикшертеп келәймә суктыру һәм ветеринария белешмәсен алу сорала.   
Гаеткә тәкбир әйтеп килү тәртибе
Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә (яки гает үткәрелә торган урынга) тәкбир әйтеп килү оештырыла. Моның тәртибен һәр мәхәллә үзе хәл итә. Кукмара шәһәрендә туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү – иртәнге сәгать икедә. Алда билгеләп үтелгәнчә, иртәнге намаз 2 сәгать  30 минутта башлана, гает намазы – 3 сәгать 45 минутта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X