Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар татарча диктант язды (фото)

Барлык белем бирү мәйданчыкларында да “Татарча диктант” акциясе үткәрелде. Шунысы сөендерә анда яшьләр дә өлкәннәр дә актив катнашты

Бүген бөтен дөнья буйлап дүртенче тапкыр “Татарча диктант” белем бирү акциясе узды. Ул ирекле рәвештә һәм бушлай үткәрелә. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. 
Дөньякүләм акциягә кукмаралылар да кушылды. Быел диктант тексты Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән алынган иде. 
- Барлык белем бирү мәйданчыкларында да “Татарча диктант” акциясе үткәрелде. Шунысы сөендерә анда яшьләр дә өлкәннәр дә актив катнашты. Районда диктантны якынча 2,5 мең кеше язды. Нәтиҗәләре исә 30 көннән соң билгеле булачак, - диде Кукмара районы буенча акцияне оештыручы Алия Шәймәрданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X