Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар “Татарча диктант” бөтендөнья акциясенә кушылды

Чарада 12 меңнән артык кеше катнашты.

10-12 сентябрь көннәрендә Россиядә “Татарча диктант” бөтендөнья белем бирү акциясе уза. Теләге булган һәркем татар теле буенча белемнәрен тикшерә ала. Бүген бу акциягә Кукмара районы халкы да кушылды. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелә. Аның максаты - татар телен һәм мәдәниятен таныту, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышу.

Диктантның тексты Гомәр Бәшировның әсәрендәге өзектән алынган иде.

10 сентябрь көнне диктантны беренче гимназиядә, күппрофильле лицейда, 3нче һәм 4нче мәктәпләрдә, Лубян, Нырты, Югары Чура, Кәркәүч, Байлангар, Мәчкәрә, Янил, Түбән Өскебаш, Олыяз, Зур Кукмара, Сәрдекбаш, Пычак, Ядегәр, Березняк, Мәмәшир, Югары Арбаш, Манзарас, Чарлы, Поч. Кучук, Түбән Үрәс, Поч. Сутер, Нырья, Урта Комар, Лельвиж, Туембаш, кичке мәктәпләрдә, Зур Сәрдек гимназиясе һәм Кукмара шәһәренең “Каенкай”, “Чулпан”, “Кояшкай”, “Ләйсән”, “Йолдызлык”, “Салават күпере”, “Кыңгырау”, “Гөрләвек”, “Миләшкәй”, “Ромашка” балалар бакчаларында яздылар. Шулай ук, санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел чара онлайн-форматта да узды.

“Татарча диктант” акциясен оештыручыларның берсе Энҗе Нигъмәтуллинаның сүзләренә караганда, әлеге чарада катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара.

“2021 ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Быел акциядә 12 меңнән артык кукмаралы катнашты. Алар - төрле милләт вәкилләре. Димәк, татар теленә кызыксыну арта гына бара. Диктант нәтиҗәләрен diktant.tatar сайтында белергә мөмкин булачак”, - дип сөйләде ул.

Диктант тәмамланганнан соң, без анда катнашучыларның фикерләре белән дә таныштык.

“Мин бүген бик теләп, горурлык хисе белән “Татарча диктант” акциясендә катнаштым. Чөнки без татар халкының кызлары, уллары туган телебездә матур итеп сөйләшергә, аны яратырга, саклап калырга тиешбез. Диктантның текстына килгәндә, Гомәр Бәшировның “Чишмә моңы ничек җыр булды?” әсәреннән бик матур, тирән эчтәлекле өзек сайланган иде. Анда халыкның сагыш, моңнары турында сөйләнә, Сара апа Садыйкова шушы кичерешләрне көйгә салган һәм күңелләргә үтеп керерлек җыр барлыкка килгән. Рус мәктәбен тәмамлаган булсам да, диктант язганда авырлыклар тоймадым, чөнки без – татар балалары. Алга таба да шушындый акцияләрдә катнашырбыз, дип уйлыйм”, - диде Кукмара музыка мәктәбе директоры Эльвира Фәсхетдинова.

Фото: Алсу Гатауллина/ “Хезмәт даны”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk