Кукмаралыларның төрле оешмаларга әҗәтләре байтак
Бурычлы үлми дисәләр дә... Халыкта шундый ырым бар: яңа елга керү алдыннан әҗәтләрне түләп бетерергә кирәк, югыйсә, ел буе бурычларга батып яшәү яный. Күпчелек ватандашларыбызның көнкүрмеше кредитлар, ссудаларга бәйле бу заманда мондый ышану искелек калдыгы кебек тоела, әмма борынгылар белми әйтмәгәннәр: вакытында кайтармаган саен бурычлар җыелып арта, гаилә бюджетына авыр...
Бурычлы үлми дисәләр дә...
Халыкта шундый ырым бар: яңа елга керү алдыннан әҗәтләрне түләп бетерергә кирәк, югыйсә, ел буе бурычларга батып яшәү яный. Күпчелек ватандашларыбызның көнкүрмеше кредитлар, ссудаларга бәйле бу заманда мондый ышану искелек калдыгы кебек тоела, әмма борынгылар белми әйтмәгәннәр: вакытында кайтармаган саен бурычлар җыелып арта, гаилә бюджетына авыр йөк булып ята тора. Ә бит иртәме-соңмы барыбер түлисе. Ваемсызлыкмы, акчаларын җиткерә алмыйлармы: кукмаралыларның да төрле оешмаларга байтак кына әҗәтләре җыелган. Мәсәлән, район газ оешмасына 687 мең сум түлиселәре бар икән. Утын хәстәрләп ягу мәшәкатьләреннән коткарып, йортларыбызны җылылыкка тиендергән коллективның хезмәтен хөрмәт итмәү түгелме соң бу? Мондый хуҗаларга карата катгый чаралар кулланыла.
-Өч ай буе түләмәгән очракта газга тоташтырылган торбаларын өзәргә туры килә, - ди оешма җитәкчесе Марат Борһанов. - Бу эшне Казандагы газ җибәрү идарәсе контрольдә тота: халыкның түләүләрен тикшереп, газдан бушлай файдаланырга омтылучыларга 20 көн алдан почта аша кисәтү язуларын җибәрә. Газны өзү мәсьәләсе дә Казанда хәл ителеп, безгә исемлеге җиткерелә.
Газ приборларының төзеклеген тикшертеп, торбаны кабаттан ялгатырга мөмкин анысы, әлеге хезмәт бүгенге көндә 640 сумга төшә, мичнең төтен юлын тикшертүне дә өстәгәч, җәмгысе 1100 сум була. Тик хәлне моңа кадәр җиткереп, нервларны какшату кирәкме? Үзвакытында түләүчеләргә, әгәр субсидиягә хокуклары бар икән, сумманың күпмедер өлеше социаль яклау бүлеге аша кире кайтарыла да бит әле.
Бүгенге заман кешесенә электр утыннан башка тормыш юк кебек тоела. Үзвакытында түләп, рәхәтләнеп файдаланасы гына. Шулай да "Татэнергосбыт" җәмгыятенең Алабуга бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, түләргә ашыкмаучылар бар икән әле. Болар - кулланучыларның 9,6 проценты, бурычлары бүгенге көнгә 697 мең сумга җыелган. Бу хакта "пошмас җаннар"ның исләренә төшерү буенча даими эш алып барыла, ике ай өчен исәп-хисап ясамаучыларга энергияне чикләү режимы кертелә, аеруча күп бурычлыларның эше судка бирелә.
Торак-коммуналь хуҗалыгы идарә компаниясенең исә коммуналь хезмәтләр өчен халыктан 10 миллион сумнан артык акча аласы бар икән.
-6 миллион 330 мең сумнан артык бурычларны түләтү турында суд карары чыгарылды, шуның 5 миллион 744 мең сумын кайтарып алу өчен эш суд приставларына тапшырылды, - ди җитәкчесе Раниф Сәлмәнов. Югыйсә, бу акчаларга хезмәт күрсәтүне күпкә яхшыртып булыр иде. Менә шулай: түләмәүчеләр аркасында намуслы райондашларыбыз зыян күрә.
Ә бит һәркайсыбызның бу дөньяда, кем әйтмешли, кешечә яшисе килә. Яшәгән җиребездә тормыш шартларын яхшырту өчен барлык җыем һәм салымнарны үзвакытында түләргә кирәклеге көн кебек ачык. Район казнасы шул салымнардан туплана бит.
-Һәр елны почта аша халыкка салымнарны 1 октябрьгә кадәр түләү турында искәртү кәгазьләре таратыла, - ди 10нчы районара салым инспекциясенең Кукмара районы буенча баш дәүләт салым инспекторы Гөлнара Исмәгыйлева. - Мондый хат ниндидер сәбәп белән килмәгән икән, Интернет челтәрендәге салым хезмәтенең сайтына кереп, бурычыңның күләмен белергә була. Түләүләрне исә барлык банк бүлекчәләрендә, "Электрон Татарстан" инфоматлары һәм интернеттагы физик затларның шәхси кабинетлары, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарырга мөмкин. Бурычларын үзвакытында капламаган затларга, салым күләменә пеня һәм штраф суммалары да өстәлеп, түләүне таләп иткән язулар җибәрелә. Түләүнең тиешле сроклары бар, шул вакыт эчендә таләп үтәлмәсә, документлар судка тапшырыла. Суд карары нигезендә суд приставлары аша кискен чаралар күрелә: тиешле сумма хезмәт хакыннан, пенсиядән яки банктагы саклык акчаларыннан тотылып калырга мөмкин, банк карталарына блокировка ясалып, алардан файдалану мөмкинлеге туктатыла, ягъни бурычлы кешегә байтак уңайсызлыклар туа. Мондый күңелсезлекләргә юлыкмау һәркемнең үзенә бәйле.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның шигырь юлларын үзгәртеп: "Ни кылырсың, тотса әҗәтләр якаң?" - дип әйтеп куярсың...
-Бурычларны түләтү буенча суд карарларын үтәү өчен безгә Кукмара районыннан 12500гә якын эш тапшырылды, бу - якынча 700 миллион сум дигән сүз. Моңа аерым кешеләрнең дә, оешмаларның да салым буенча бурычлары керә. Әйтик, 330 эш - алиментлар буенча. Хезмәт хакларын түләтү буенча элеккеге "Бөр" агрофирмасына карата - 30, "Дружба" агрофирмасына карата 1 эш керде, - ди Кукмара һәм Балтач районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Зәйнәгетдинов. Әйтергә кирәк, ике районның суд приставлары хезмәте берләштерелү сәбәпле, исәп-хисап счеты да үзгәргән. Түләүләрен күчерүчеләр моны истә тотсын иде.
Бурычларның ниндие генә юк. Кемнеңдер дустына, танышына акча бирәсе бар, икенче берәүләр сәүдә ноктасыннан яздырып әйбер алган, тик бу турыда "оныткан". Кемдер бурычларыннан качып, кемдер соңарып булса да түләргә тырышып яши. Бурычлы үлмәс, дигән әйтем сөендерсә дә, үлемнән котылу мөмкин түгел. Гомер уртасында кинәт бакыйлыкка күчкән бер ир турында ишеткән идем. Кибеткә әҗәте булган икән моның. Сатучысы үземә түләргә туры килер инде дип хафага төшеп йөргәндә, мәрхүм ир, бирәчәгем калды дип, бик борчылып төшенә кергән. Сатучы бу турыда моның әнисенә сөйләргә булган. "И-и, күптән әйтәсең калган, улым газапланып ятмасын анда", - дигән ана, тизрәк акча янчыгын чыгарып. Әҗәтеңне түләмәсәң, "теге" дөньяда да куып тота икән шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев