Кукмарага эш визиты белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков килде (+Фотолар)
Поселокның Гафиатуллин урамында "Социаль ипотека" һәм "Тузган торакны бетерү" программалары кысаларында сафка баскан 21 фатирлы күпкатлы йортның фатир ачкычларын ияләренә тапшыру бүгенге көннең иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булгандыр, мөгаен. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, район башлыгы Сергей...
Поселокның Гафиатуллин урамында "Социаль ипотека" һәм "Тузган торакны бетерү" программалары кысаларында сафка баскан 21 фатирлы күпкатлы йортның фатир ачкычларын ияләренә тапшыру бүгенге көннең иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булгандыр, мөгаен. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.
-Кукмарага килгән саен сөенеп китәм. Биредә дә әле кайчан гына басу иде. Хәзер исә үзе бер шәһәрчеккә әйләнгән. Сау-сәламәт булып, яңа фатирларда исән-имин яшәргә язсын, - дип Премьер-министр үзенең изге теләкләрен ирештерде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Кукмара металл-савыт-сабалар заводында булып, эшчәнлеккә уңай бәя бирде.
Район Мәдәният йортында оештырылган күргәзмә белән танышканнан соң, Илдар Халиков районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә багышланган утырышта катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев