Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Булат Сираев: Армия хезмәте повесткадан башлана

Иң кыены озаклап басып тору булды. Шулай итеп, чыдамлылыкны чыныктырдык, ди Булат

Армия сафларында хезмәт итү – һәр сәламәт ир-егетнең мактаулы бурычы. Солдатка алынган якташларыбызны район хәрби комиссариаты язмыш кочагына ташламый, аларның хәлләре белән даими кызыксынып тора. Моннан тыш, районыбыз берничә хәрби частьны шефлыкка алды.

Шуларның берсе – Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск районындагы Калининец поселогында урнашкан частьта 15 якташыбыз хезмәт итә. Быел июнь аенда район Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Илнар Гаязов җитәкчелегендәге делегация аларның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты.

Районыбыз үзешчәннәре егетләрне концерт номерлары белән сөендерде. 

- Якташларыбыз лаеклы хезмәт итәләр, алар турында командирларыннан җылы сүзләр генә ишетәбез, рәхмәт хатлары алабыз, - дип сөйли  хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Наил Гаптрәүпов.

Әлеге Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминск районының Галицино поселогындагы, шулай ук районыбыз тарафыннан шефлыкка алынган частьта Кукмара 3нче урта мәктәбен тәмамлаган 21 яшьлек Булат Сираев та хезмәт итеп кайткан.

- Мин үткән елның май аенда чакыру алган идем. Хезмәт итәргәме, юкмы, дигән икеләнүләр булмады. Әлбәттә, яшьләр белем алуны беренче урынга куя. Башта югары белем алырга, аннары гына ил алдындагы бурычларын үтәргә телиләр. Мин Тамань дивизиясенең беренче полкында хезмәт иттем, БТР хәрби машинасын йөртүче итеп билгеләндем, - дип, армиядәге көннәрен искә төшерә Булат. – Ярты елдан соң безнең батальонны Мәскәүдәге Җиңү парадына әзерли башладылар. Хәрби киемнәр тектерделәр, сафта йөрүне камилләштерү барды. Иртәнге сәгать дүрттә торып, өйрәнүләр кичке сигезгә кадәр дәвам итә иде. Иң кыены озаклап басып тору булды. Шулай итеп, чыдамлылыкны чыныктырдык. Әмма миңа барысы да ошады.

Якташыбызның җитәкчелек белән дә мөнәсәбәтләре яхшы, ышанычлы булган.  Низаглар, аңлашылмаучанлыклар тумаган. Рота командиры Виктор Захаров, үткәндәге разведчик, ату буенча укулар алып барган, үз эшенең остасы, ди. Булат аннан күп нәрсәгә өйрәнгән. Сүз уңаеннан: күп кенә командирлар һәм офицерлар тумышлары белән Казаннан булганнар. Бервакыт татарстанлылар өчен частьта концерт оештырганнар. Казармаларда барлык уңайлыклар булдырылган, тәртип һәм чисталык сакланган. Душ, ял итү, чәй бүлмәләре эшләп торган.

- Без анда иркендә яттык, дип уйламагыз. Беренче чиратта – хезмәт итү һәм ныклы “тимер” тәртип, - дип ачыклык кертә әңгәмәдәшем. - Буш вакытыбызда без, мәсәлән, фильм карый яки чәй эчә алдык. Әти-әниләр белән элемтәгә керү мөмкинлеге дә булды. Теләкләре булганнар алар белән команда пунктында очрашып утыра алдылар. Пейнтбол буенча турнир оештырылды, без дә анда катнаштык. Безне музейларга, театрларга да алып бардылар. Частька Россия эстрадасының танылган җырчысы Анна Семенович та килде. Ул экрандагы кебек үк. “Йолдыз”ны танкта йөрттек. Аннары ул шәхсән үзе солдатларның тәлинкәләренә төшке ашны салып торды.

Хәзер Булат киләчәккә планнар белән яши һәм аларны тормышка ашырырга ниятли. Армиягә киткәнче, юридик факультетта укыган, укуын дәвам итәргә, шул ук вакытта хокук саклау органнарында эшләргә тели.
Әйтүенчә, армия хезмәте һәр ир-егет өчен мөһим: тәртипкә, җаваплылыкка өйрәнү, рухи һәм физик чыныгу алу  өчен. Боларның барысы да тормышта кирәк булачак бит.

Шунысы гына күңелдә төер булып калган: хәзер армиядә дембель альбомы ясау юк икән. Элгәре бит армиядә беренче елны хезмәт иткәннән соң, икенче елны шул альбомны ясарга тотынганнар. Хәзер хезмәт итү срогы бер ел гына, барысына вакыт җитмидер. Ә бәлки заманасы башкадыр.

фото: гаилә архивыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X