Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Алия Гарифуллина: Мин һәр көнгә шатланып яшим

Җыйнак кына гәүдәле бу кызга каян көч һәм дәрт килгән?

Язмыш кайчагында тумыштан ук зур сынаулар җибәрә. Һәр кеше моны төрлечә кичерә: кайберәүләр өметсезлеккә бирелә, икенчеләр авырлыклар белән көрәшә һәм һәр туар көнгә сөенергә тырыша. Аларның батырлыгы, ихтыяр көче күпләргә үрнәк.

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Роза Фазлыеваның әйтүенә караганда, андыйлар кул кушырып утырырга, тормыштан зарланырга күнекмәгән. Биредә шөгыльләнүчеләрнең күбесе иҗат белән мәшгуль: җырлыйлар, рәсем ясыйлар, сәйлән үрәләр, телләр өйрәнәләр. Спортчылар да аз түгел,  ярышларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Мәсәлән, шушы көннәрдә алар, Мәскәүдә үткән һөнәри осталык конкурсында катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр.

Кукмара 4нче урта мәктәбе укучысы Алия Гарифуллинаның да активлыгына, шат булуына сокланырлык. Аның һәр көне минутына кадәр исәптә. Шулай да ул, редакциягә килеп, безнең белән сөйләшергә вакыт таба алды. Беренче карашка, ул миңа “Гарри Поттер” романы герое Гермионаны – җирән чәчле, көрән күзле, талантлы тылсымчыны хәтерләтте. Алия дә ул романнарны ярата икән. Хәер, бу турыда соңрак. Җыйнак кына гәүдәле бу кызга каян көч һәм дәрт килгән? “Мин бер урында утыра торганнардан түгел, миңа барысы да кызыклы, мин һәр көннән шатлык алырга яратам”, - ди ул.

Әйтүенчә, сәламәтлеге какшау булса да, кечкенәдән үк актив бала булган. Дүрт яшендә инде балалар сәнгать мәктәбенә: театр, бию, рәсем сәнгате түгәрәкләренә йөргән.

- Дүрт яшьлек бала өчен артык зур йөк түгелме соң бу? – дип кызыксынам.

- Кызганычка каршы, тумыштан йөрәгем авыртканлыктан, балалар бакчасына йөри алмадым. Көннәр буе өйдә утыру күңелсез иде, шуңа мине түгәрәкләргә яздылар. Бик рәхәтләнеп йөрдем. Тугыз яшемдә театр бүлеген тәмамлау турындагы диплом алдым, әмма ирешкәннәрдә тукталып калмаска булдым. Вокал, ягъни җырлау белән шөгыльләнә башладым. Соңрак театр түгәрәгендә алган күнекмәләр дә ярап куйды: балалар өчен бәйрәмнәрдә аниматор булып эшли башладым, - дип сөйли Алия.

Бу кадәр эш мәктәптәге өлгерешкә комачауламый икән. Ул “бишле”ләргә генә укый, рус, инглиз, татар телләре буенча мәктәп, республика олимпиадаларында катнаша. Моннан тыш, аны быел мәктәпнең президенты итеп сайлаганнар.  Мәктәпне төрле чаралар вакытында тәкъдим итү, тәртип саклау һәм мәктәп уставын үтәү буенча эшне оештыру хәзер аның вазыйфасына керә. Урта белем алганнан соң, Алия театр институтына укырга керергә һәм артист булырга тели. Аның яраткан артисты – Сергей Безруков. Актерларның тынгысыз тормышы турында ишетеп белә. Тыгыз гастрольләр графигы, образлар тудыру – болар мине куркытмый, ди ул.

Укудан һәм җәмәгать эшләреннән буш вакытларда кыз китаплар укырга ярата. Шагыйрьләрдән аңа Сергей Есенинның иҗаты ошый.

- Шулай ук фантазия жанрындагы китапларга өстенлек бирәм. Мәсәлән, Джоан Роулингның Гарри Поттер турындагы барлык әсәрләре белән таныштым.  Калын китапларны кыска вакыт эчендә укып чыга алам.
Кызның мавыгулары турында сөйләп бетерерлек түгел: волонтерлык, гитарада уйнау, дисеңме. Йога белән шөгыльләнү өчен дә вакыт таба.

- Бу миңа сәламәтлек өчен кирәк. Мондый шөгыльләнүләр гәүдәне тонуста тотарга ярдәм итә, яхшы уйларга этәрә, - ди.

Әйе, кызның киләчәккә планнары зурдан, барысы да тормышка ашсын. Аңа  дус һәм тату гаиләсе: әнисе, әтисе, энесе һәм әбисе көч биреп, ярдәм итеп торалар.

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk