Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы булды.

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин алып барды.

Көн тәртибенә юллардагы иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы бик күп мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр куелган иде.

Кукмара районында авария хәлен анализлау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов чыгыш ясады.

"Бу елның 9 аенда Кукмара районы территориясендә 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 2 кеше һәлак булды һәм 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, һәлакәтләр саны 10 процентка, һәлак булучылар 100 процента арткан, имгәнүчеләр саны 20 процентка кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе - бәрелешү, җәяүлене бәрдерү, әйләнү. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен 146 шофер тоткарланды. Шулай ук ел башыннан шәһәрдә - 67 чакрым, районда 357 чакрым юллар һәм автобус маршрутлары тикшерелде. Вазыйфаи һәм юридик затларга 75 күрсәтмә бирелде, 6 вазыйфаи затка штраф салынды", - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук балалар травматизмын кисәтү, районда юл хәрәкәте иминлеге буенча киңәйтелгән утырышка әзерлек, кышын юлларны карап тоту, ремонтлау, киләсе елда тротуарлар урнаштыру һәм башка мәсьәләләр дә кузгатылды.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Трудовая слава»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X