Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада ярминкәләр гөрләде

Ике мәйданчыкта да сату нокталары райондашларыбызның тырыш хезмәте, хәләл көче белән җитештерелгән, сыйфатлы, тәмле авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулы иде.

Бүген Кукмарада авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Быел ул шәһәр халкына уңайлы булсын өчен ике мәйданчыкта - Нур Баян урамындагы “Магнит” кибете һәм Ленин урамындагы “Добреев” сәүдә йорты янында оештырылды. Ике мәйданчыкта да сату нокталары райондашларыбызның тырыш хезмәте, хәләл көче белән җитештерелгән, сыйфатлы, тәмле авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулы иде. Ә районыбыз үзешчәннәренең матур концерт номерлары ярминкәне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Фермерлар, эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен мондый ярминкәләр үзләре җитештерелгән продукцияне сату, ә шәһәр халкына базларын тулыландыру мөмкинлеге бирә.

 

Туеш микрорайонында көзге ярминкә быел беренче тапкыр үткәрелә. Әмма шул тирәдә яшәүчеләр аның уңайлыкларнын бик тиз бәяләп тә өлгерделәр.

- Ярминкәнең биредә үткәрелүе безнең өчен бик уңайлы булды. Мәйданчык, әлбәттә, зур түгел, әмма барысы да янәшәдә. Бүген 280 сумнан ит сатып алдым, - диде Кукмарадан Фәридә Шакирова.

 

Сатучылар барысы да тәмле телле, үзләренең товарларын мактыйлар.

- Без сатуга кәбестә, чөгендер, кишер алып килдек. Барлык яшелчәләр дә табигый, экологик яктан чиста. Бүген ярминкәдә суганга сорау аеруча зур. Халык продукцияне яратып алгач, күңел сөенә, - дип сөйли Ош. Юмья авылыннан Виталий Семенов.

фото: Алсу Гатауллина, Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk