Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яңартылган бассейн ачылды

Төзекләндерү эшләренә 7,5 миллион сум акча бүленеп бирелгән

“Зилант” спорт мәктәбендәге яңартылган бассейн кабат йөзәргә яратучыларны кабул итә башлады. 2004 елда ачылган комплекста ике – зур һәм кечкенә бассейн эшли. Ләкин бу көнгә кадәр анда капиталь ремонт ясалганы булмаган. Эксплуатация елларында зур бассейнның пленкасы тузып беткән, ярыклар хасил булган, җылы идәнне алмаштыру таләп ителгән. 2017 елда төзекләндерү эшләренә 7,5 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Башкарылган эшнең күләме аз түгел: бассейнның чокыры яңартылып, мозаика белән әйләндереп алынган, пленка, тулысынча җылы идән алмаштырылган, фильтр һәм насослар урнаштырылган, подвалдагы 20 тонналы резервуар тәртипкә китерелгән, гидроизоляция көйләнгән.

Йөзү секциясендә тәрбияләнүчеләрдән тыш, бассейнга район халкын масскакүләм кабул итү дә оештырылачак. Бассейн берьюлы – 30, ә тәүлеккә 360ка якын кешене кабул итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk